Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер көн эчендә Әлмәттә өч машина урлаганнар

9 июль көнне караклар ике "алтылы", бер "Тойота-Авенсис" машинасын кулга төшергән.

Беренче очрак
2006 елгы "алтылы" машинасы иң зыян күргәне исәпләнә. Советская урамындагы ишегалдыннан урланган бу машинада ике егет шәһәр читенә чыгып, салонда тәмәке тарта. Шул вакыт бөтен җиргә төтен тарала, яна башлый. Куркуга калган егетләр җинаять урыныннан качу ягын карый. Икесе дә хәзерге вакытта кулга алынган. Алар элек тә урлашкан өчен хөкем ителгән булган.

Икенче очрак
Икенче "алтылы" хуҗалары машинадан колак кагулары турында ЮХИДИ хезмәткәрләреннән хәбәр ала. Урсалыда юл хәрәкәтен бозып йөргән машина полиция вәкилләренең игътибарын җәлеп итә. Экипажны күрү белән алар качарга омтылып карый. Инспекторларның кисәтүенә дә карамастан, машина йөртүче туктамый. Бары тик Урсалыдагы Бахорин урамында инспекторлар аларны туктатуга ирешә, әмма егетләрнең өчесе дә Урсалинка елгасына таба кача башлый. Озак та үтми 19 яшьлек егет кулга алына, ул үзе белән булган 16 һәм 18 яшьлек егетләр турында да сөйләп бирә. Аларның өчесе дә элек хөкем ителгән булган. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Өченче очрак
44 яшьлек әлмәтле машинасын шәһәрдәге бер автосервиска үз куллары белән илтеп тапшыра һәм соңыннан бик үкенә. Төзәтелгән машинасына сөенәсе урынга аңа аны эзләү белән мәшгуль булырга туры килә. Бу хакта ир-ат полициягә хәбәр итә.
Тикшерү барышында шул ачыклана, әлеге машина 6 июль көнне үк сводкага эләгә, руль артында исерек кеше утырган була. Ул хәтта правага да укымаган булып чыга. Эшне тикшергәннән соң, хокук бозуның социаль яктан куркыныч булуын исәпкә алып, суд аны 12 тәүлеккә ябып куя.
Ул автосервиста эшләүченең туганы булып чыга. Төнге чорда ир-ат бинага үтеп кереп, күңеленә хуш килгән машинаны сайлап ала һәм төнге Әлмәт белән хозурланырга чыгып китә. 26 яшьлек бу кеше урлашкан өчен ике тапкыр хөкем ителгән булган инде.
Әлмәт полиция бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса