Бер ирне бүлешә алмаганнар
32 яшьлек ханым яши торган йортта өч хатын-кыз һәм бер ирдән торган компания җыелып эчеп утыра.
Ир-ат чыгып киткәннән соң хатын-кызлар арасында низаг чыга. Аның нилектән чыкканлыгы билгеле түгел. Мөнәсәбәтләр ачыклау нәтиҗәсендә хуҗа хатын пычак ала да үзенең якын дустына өч тапкыр кадый.
Тегесен шифаханәгә алып китәләр һәм катлаулы операция ясыйлар. Хуҗа хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Аны белә торып сәламәтлеккә авыр зыян китерү маддәсе буенча хөкем карары көтә. Бу хәл Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia