Реклама
Бүген иртәнге сәгать 3 тирәсендә Яр Чаллы полициясенең дежур бүлегенә бер торак йортның балконында ниндидер ир-атның кулына граната тотып торуын әйтеп шалтыраталар. ППС экипажы шундук күрсәтелгән адреска юл тота.
Урында шунысы ачыклана: хәмер кулланганнан соң өйдәш хатын-кызы белән үпкәләшкән 49 яшьлек ир-ат гранатага охшаш әйбер алып балконга чыгып бикләнә. Ул хәзерге вакытта Төркиядә ял итүче әнисен алып килүләрен таләп итә. Полиция подьездда яшәүчеләрне эвакуацияләргә мәҗбүр була. Сөйләшү барышында ир-ат полициягә бирелә һәм ике кул гранатасын да тапшыра. Хәзерге вакытта бу вакыйга уңаеннан тикшерү бара, дип хәбәр итү ТР буенча МВДның матбугат хезмәте. Фатирда башка шартлаткыч әйберләр табылмаган. Ә гранаталар экспертизага җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы