Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ САКЛЫЙК!

Бер-беребезне саклыйк! 23 февральне без бер гасырга якын диярлек Совет Армиясе һәм хәрби-диңгез флоты көне буларак бәйрәм иттек. Һәм менә берничә ел инде аны Ватанны саклаучылар көне дип үзгәрттеләр.

Бу ике билгеләмәдә әлләни аерма юк. Ни генә дисәләр дә, бу көнне без ир-егетләр көне буларак бәйрәм итәбез. Гәрчә илне саклаучы хәрбиләр арасында да, оборона комплексына караган җитештерү предприятиеләрендә дә бүген байтак хатынкызлар эшләсә дә. Бер генә аерма: гомер-гомергә гүзәл затлар бәйрәме Сигезенче март ял көне саналганлыктан, күптән түгел генә 23 февральне дә ял көне итеп тәгаенләделәр. Ә бит чынлап торып уйлап карасак ир-атлар белән хатын- кызлар көненең әнә шулай ике атна аерма белән билгеләп үтелүе дә ниндидер бер эчке мәгънәгә ия сыман.

 

Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр хакында борынгы философлар әллә никадәр тирән мәгънәле фикерләр әйтеп калдырганнар. Бу фикерләр әле бүгенге көндә дә искермәгәннәр. Моннан зур хакыйкать килеп чыга: димәк, ике җенес арасындагы мәхәббәт, бер-береңне хөрмәт итү, бергәләп гаилә кору, балалар тәрбияләү тормышыбызның, яшәешебезнең нигезен тәшкил итә. Тарихчылар дөньяда кайчандыр матриархат чоры булган диләр. Ул чорда инде гаиләләрдә, кабиләләрдә төп сүзне хатын-кыз әйткән. Хәзер инде дөнья ир-ат җилкәсендә бара дип әйтсәк тә... ялгышырбыз. Ни өчендер бүген бездә ир-атлар хатын-кызларга караганда уртача азрак гомер кичерәләр. Сәбәпләре күптер. Аларны әле бер генә демографның да, ягъни кеше гомеренең озынлыгы белән шөгыльләнүче галимнең, бер генә табибның да, сәясәтчеләрнең дә фәнни яктан исбатлап, нигезләп аңлатып биргәне юк. Шулай булгач, ир-атларны сакларга тырышыйк, хөрмәтле гүзәл затлар. Дөресрәге, бер-беребезне хөрмәт итеп, яратып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшик! Менә монысы барлык бәйрәмнәрдән дә кадерлерәктер. Ватанны гына түгел, бер-беребезне дә саклыйк! 

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса