Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белем алу гомерне озынайта - Британия галимнәре

Белгечләр, 600 меңнән артык кешенең генетик мәгълүматларын анализлап, әлеге нәтиҗәгә килгән.

Эдинбург университеты галимнәре белдерүенчә, белем алу һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару гомерне озынайта.

«Мир» телерадиокомпаниясе хәбәр иткәнчә, белгечләр 600 меңнән артык кешенең генетик мәгълүматларын анализлаган. Аларның ата-аналарының гомер озынлыгы бәяләнгән, яшәү рәвеше белән бәйле факторлар исәпкә алынган.

Тикшерелгән мәгълүматлар нигезендә, әлеге күрсәткечкә спорт, дөрес туклану һәм белем алу йогынты ясаганлыгы ачыкланган.

http://tatar-inform.tatar/

Фото: http://культура24.рф/news/10292/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса