Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Җиңү көне белән!

Бөек Ватан сугышы егерменче гасырның иң фаҗигале, иң зур кайгы-хәсрәт китергән дәһшәтле вакыйгасы булып тора. Ул күп яктан язмышларны, бөтен кешелек дөньясының киләчәген куркыныч астына куйды.

Рейхстаг өстендә Җиңү байрагы күтәрелгән истәлекле көннән соң 67 ел үтте. Бу халкыбызның көчле ихтыярын һәм рухи куәтен чагылдырган олуг тантана булды. 18,5 меңгә якын әлмәтле сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. Бүген Әлмәт муниципаль районында 324 сугышта катнашучы һәм сугыш инвалиды, 5544 тыл хезмәтчәне яши. Фронтовиклар сугышның бөтен авырлыгын, бөтен михнәтен үз җилкәрендә күтәрделәр, тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге чын батырлык үрнәге булды.

Без сезнең батырлыгыгыз һәм рухи ныклылыгыз алдында тирән хөрмәт-ихтирам белән баш иябез. Сезнең - ул утлы елларны кичкән чын батырларның биографияләре төрле-төрле. Ләкин сез барыгыз да аяусыз, рәхимсез сынаулар аша үттегез һәм җиңеп чыктыгыз! Нәкъ менә сездәге какшамас рухи көч һәм җиңүгә өмет-ышаныч, чиксез омтылыш сугышның язмышын хәл итте дә инде.

Кадерле ветераннарыбыз! Без Җиңү көненең сезнең өчен биниһая зур мәгънәгә ия булуын яхшы аңлыйбыз. Ләкин аның безнең буын һәм яшьләр өчен дә гаять мөһим, әһәмиятле булуын белеп торыгыз. Без сезгә Бөек Җиңү өчен рәхмәтләребезне бервакытта да тулы күләмдә әйтеп бетерә алмабыз. Чөнки ул барыбыз өчен дә, сезнең батырлыгыгыз бәрабәренә азатлык яулаган илебез өчен дә бәһасез һәм тиңдәшсез.

Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезне Бөек бәйрәм белән котлыйбыз!

Илебезнең иминлеген сакларга бердәм булып көрәшкә күтәрелүегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Тыныч күк йөзе астында яшәвебез, балалар-оныклар үстерүебез өчен зур рәхмәт сезгә! Без аларга: "Безнең ветераннардан үрнәк алыгыз!" - дип горурланып әйтәбез.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250