Бәхетен хезмәтеннән тапкан
Көз җиткәч басу-кырлардагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - иң күркәм традицияләрнең берсе
Авыл сулышы
Резеда Исмәгыйлева
Көз җиткәч басу-кырлардагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - иң күркәм традицияләрнең берсе
Элек-электән алып һәм бүгенгесе көнгә кадәр җирдә эшләүче кешенең хезмәте иң авыр һәм иң кирәкле дип саналган һәм санала.
Районыбызда гомерләрен авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт итүгә багышлаган шәхесләр күп. Бүгенге язмабыз шундый фидакарьләрнең берсе - Татарстанның атказанган зоотехнигы Рәвия Габдрахман кызы Сәяхова турында. Яңа Кәшер авылында гомер кичерүче, күптән түгел 85 яшен билгеләп узган әлеге күркәм ханымның исеме күпләргә таныш. Заманында «Татарстан» колхозын алдынгылар рәтенә күтәрүдә үзеннән зур өлеш керткән шәхеснең үткән юлы данлыклы, бүгенгесе имин һәм бәрәкәтле.
Терлекчелек – авыл хуҗалыгының иң җаваплы тармагы. Кырык елга якын шушы тармакта хезмәт кую гына түгел, коллектив белән эшләү, һәрбер хезмәткәргә карата җаваплы карашта булу бар җитәкчедән дә килми. Ә менә хуҗалыкның баш зоотехнигы Рәвия апа үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы, максатчан булуы белән моны булдыра алган. Әле пенсия яшенә җиткәч тә яраткан хезмәтен ташламаган - алдагы эшчәнлеген фермер буларак дәвам иткән. Бүгенге көндә Рәвия апа үзенең тормыш иптәше, дусты, киңәшчесе Нәсих ага белән бик матур гына гомер кичерәләр. Йорт-ихаталар зур, иркен, каралган. Алар бар эшне дә бергәләп эшләргә яраталар. Хәзер инде күп итеп маллар асрамасалар да, умарта тоталар. Нәсих Фатыйх улы Таҗиев – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист, язучы һәм мәсәлче. Әлеге шәхес бар гомерен, бар көчен, талантын Татарстан матбугатына багышлаган. Районыбызның данлыклы шәхесе - РФ һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин турында чыккан китап авторларының берсе дә әле ул. Рәвия апаның 70 яшьлек юбилеена багышлап «Чыклы үләндә 70 эз» махсус чыгарылышын әзерләп, бастырып чыгаручы да шул үзе – Нәсих абый.
– Зөфәр Газиз улы Шәйдуллин республикада иң зур хуҗалык – Токарликов исемендәге совхозны җитәкләп, чын дан казанган шәхес. 59 ел эчендә ул тирә-юньдәгеләрнең данын да, мәхәббәтен дә яулый алды.
Рәвия апагыз белән 2009 елда нәкъ менә шушы китап өстендә эшләгәндә таныштым. Зөфәр Газиз улы – аның җизнәсе, – дип өстәде Нәсих абый Рәвия апага елмаюлы караш ташлап.
– Әйе, язмыш безне шулай кавыштырды. Тумышым белән Башкортостаннның Дәүләкән районы Бердәм авылыннан. Мин-сугыш чоры баласы. Безнең Бердәм авылы 1930 елдагы колхозлашу чорында Чуенчы дигән авылдан аерылып чыккан. Әтием үзенең якын кешеләре белән бергә шушы авылга нигез салган кеше. Сугышка киткәнче авылда клуб, мәктәп салдырып, кое казытып калдырган. Әткәй сугышка киткәндә миңа бер генә яшь булган. Гаиләдә биш кыз үстек. Алар барысы да укытучы һөнәрен сайладылар, мин исә авыл хуҗалыгы тармагыннан киттем. Мәктәптә укыганда үземнең дә укытучы буласым бик килде, тик бар да мин теләгәнчә булмады. Унны бетергәч тә колхоз юлламасы белән Талбазыга барып, хисапчылар әзерләүче ике еллык авыл хуҗалыгы мәктәбенә укырга кердем. Укытучы булыр өчен Уфага барырга кирәк, әнинең берүзен генә калдырасым килми. Ул вакытта инде дүрт апам да кияүгә чыгып, үз тормышлары белән яши башлаганнар иде. 1961 елда хисапчы һөнәрен үзләштереп Бердәмгә кайттым. Шул чорда Сәвия апа белән җизнәм мине Нәдер авылына кунакка чакырып алдылар. «Әйдә, кил, апаңа да иптәш булырсың, ошаса, бәлки үзең дә монда эшкә урнашырсың», – диде Зөфәр җизнәй. Килдем, авыл советына эшкә урнаштым, хәрби учет өстәле эшен алып баруга керештем. 1962 елга кадәр биредә хезмәт куйдым. Күңелдә укытучы булу теәге барыбер сүрелми бит. Шуннан Васильевка авылы мәктәбенә эшкә урнаштым. Монда бер ел җыр, ботаника фәннәре укыттым, пионервожатый да булып тордым. 1963 елда Казан дәүләт университетының химия-биология факультетына керү өчен имтихан бирдем, ләкин конкурстан уза алмадым. Эчем пошты, ләкин сынатырга бер дә исәп юк иде. Тоттым да шул имтихан билгеләре белән документларымны ветеринария институтына илтеп тапшырдым. Нәрсә булса шул булыр, дип, кире Нәдергә кайтып киттем. Күп тә үтмәде ветеринария институтыннан мине кабул итүләре турында хәбәр килеп төште. Әйбәт итеп укыдым һәм 1968 елны инде зоотехник белгечлеге дипломы белән Әлмәткә кайттым. Шулай итеп мине Кәшердәге «Татарстан» колхозына баш зоотехник итеп билгеләп тә куйдылар. Башта бик авыр булды инде. Кышын толып киеп атта йөрим. Хуҗалык биш авылны берләштерә – барысына да өлгерергә кирәк. Эшне оештырып, малларга азык кайгыртып, гомернең ничек узганы сизелмәде. Ул вакытта колхозда 70 ләп сыер савучы, 30 дан артык ир-ат хезмәткәр эшли иде. Барысы белән дә уртак тел табарга, эшләтергә кирәк. Элек бит әле җыелышлар да гел булып тора, отчет ясарга, исәп-хисап тотарга туры килә. Әле балаларга «Терлекчелек» фәнен дә укыттым. Укучылар фермага үзләре килә иделәр. «Коммунист кеше терлекчелек фәнен укытырга мәктәпкә килми» дип бюрога да куеп маташтылар әле мине. Алай аптырап тормадым, мине әйдәләгән кешегә «мин берочтан ике камыт кия алмыйм, хатыныңа кидер камытны» дип җавап бирдем (көлә). Эшнең иге-чиге юк. Әле бит үземнең абзарда да икешәр-өчәр баш сыер, сарык, казлар, тавыклар дигәндәй. Мал җанлы булгангадыр инде, шулай күп иде терлек. Сөтне мин үземнең сыерлардан савып эчтем, маен яздым, катыгын оеттым, эремчеген ясадым, каймагын аерттым – хәләл үз ризыгымны ашадым. Хәрәмгә кул сузмадым, кызыкмадым да. Печәнен дә чаптым, бакчасын да карадым, Аллаһыга мең шөкер. Оештыру сәләте булгангадыр, бөтен җиргә чакырулы булдым. Әле бит иптәшләр судын да җитәкләдем. Әй, ул чакларны сагынып искә алырга гына калды инде. Хуҗалыкларның көр, чәчәк аткан чагы иде бит. Өч меңнән артык баш сыер, сарык, дуңгыз, кош-корт. 90 нчы елларда тоттылар да колхозларны бетерделәр. Аларны нәрсә уйлап, ни өчен бетергәннәрен мин әле бүген дә аңламыйм. Бөртекләп җыйганны бер көндә юкка чыгардылар. Мин «Сөләйнефть»нең ярдәмче хуҗалыгында баш зоотехник, ә соңыннан Нәдердә фермер булдым. Бүген дә 25 гектарлап җирем бар. Эшен дә эшләдек, гаиләне дә алып бардык. Тормыш иптәшем Мансур белән ике кыз үстердек. Ходайның рәхмәте белән балаларым шушы юбилейлы туган көнемне Казанда бик зурлап уздырдылар, рәхмәт аларга, - дип матур истәлекләре белән уртаклашты Рәвия апа.
Рәвия апа Сәяхова сөй-ләгәннәргә өстәп, аның бик матур җырлавын да әйтеп узасым килә. Уңган кеше бар яклап да булган була, диләр. Рәвия апа аш-суга да бик оста. Аның колмак чүпрәсендә пешергән ипие үзе генә дә ни тора! Чәк-чәк белән уралмаларын әйткән дә юк. Сабыр, төпле, зирәк кешегә Ходай чибәрлекне дә мулдан биргән шул. 85 яшен тутырган Рәвия апага күзләр генә тимәсен. Без дә Рәвия Габдрахман кызына озын гомер, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы теләп калабыз. Сәламәт булып, якыннарыгызны, авылдашларыгызны куандырып, Нәсих абый белән бергә тигез гомер кичерергә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia