Басым җитми. Парга да, торак милекчеләре ширкәтенә дә
Бүген Татарстан прокуроры кушуы буенча Әлмәттә шәһәр прокуратурасы, төбәк торак инспекциясе һәм идарәче компанияләр вәкилләре гражданнарны кабул итте.
Җирле хакимият һәм дәүләт хезмәтләре тарафыннан мөрәҗәгатьләрне карау тәртибен бозу, шулай ук коммуналь хуҗалык тармагына караган мәсьәләләр - бүгенге очрашуга килүчеләрне борчыган проблемалар.
Прокуратура бинасында узган очрашуга хаклык, җавап эзләп килүчеләр арасында Луиза Габитова да бар. Шәһәрнең Зарипов проспектындагы 7 нче йортта яшәүче бу гаилә җылылык булмаудан, шуның аркасында бөтен фатирга күксе ис таралуыннан зарлана.
- 1 октябрьдән йортыбыздагы 4 подъездга җылы бирделәр, безнекендә - почмак фатирларда пар юк. "Көнбатыш капка" торак милекчеләре ширкәтенә (ТСЖ) бардым, анда: "Проблема котельныйда", - дип җибәрделәр. Алар исә: "Без кимчелекләрне бетердек, ТСЖ белән аңлашыгыз", - дип кире бордылар. Соңгылары ахыр чиктә: "Сезгә басым барып җитми", - дигән сылтау тапты.
Парсызлыкның җәфасы үзәккә үтә торган салкын белән генә чикләнми. Фатир диварлары күгәрек белән капланган. Җитмәсә урыны-урыны белән күгәрек өстендә яшел "мүк" пәйда булган. Өч бүлмәле бу фатирда 6 кеше гомер итә. Өлкәннәр балалары, 1 яшьлек оныклары өчен борчыла. Бу шартларда сабыйның авыруга сабышуыннан курка алар.
- Күптән түгел ясалган ремонтны эштән чыгарган күгәрекне нәрсә белән генә эшкәртмәдек, җылылык булмагач, кипми дә, бетми дә. ТСЖ белгечләре: "Тәрәзәгезне ачык тотыгыз, җилләсен", - диләр. Бу салкында парсыз фатирда яшь бала белән ничек тәрәзәне ачык тотсыннар.
Әлеге гозерләрен Габитовлар Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының социаль челтәрдәге төркеменә дә җибәреп караган. Әле аннан хат-хәбәр юк. Прокуратурада узган очрашуда исә проблема яңгырагач, ТСЖ директоры Зөлфия Нәфыйкова мәсьәлә хәл ителде дип җавап тотты. Ә чынлыкта фатирларда дымлы салкын һава хакимлек итә. Габитовлар прокурор урынбасары исеменә гариза калдырып, быел кышның үтә дә салкын булачагын уйлый-уйлый, проблемалары хәл ителәсенә өмет белән китте. Ул акланырмы? Көтеп карыйк.
Ләйләгөл МИНАЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа