Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башта гаражы белән мунчасына ут төрткән, аннан үзенә кул салмакчы булган

65 яшьлек пенсионерны күршеләре коткарып калган.

Түбән Кама районының Зур Афанасово авылында яшәүчеләр янгын сүндерүчеләргә шалтыратып, пенсионерның гараж белән мунчасына ут төртүен, аннан муенын тимер үткәргеч белән бәйләп газ торбасына чолгавын хәбәр иткән. Ир-ат шул рәвешчә үз-үзенә кул салмакчы булган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, күршеләре ир-атны коймадан төшәргә үгетли алган. Янгын да сүндерелгән. Пенсионер җәен дә туганнары белән ызгышканнан соң өенә ут төрткән булган икән. Хатыны аерылышканнан соң гараж белән мунчаны алмакчы булгач, ир-ат аларны да юк итәргә теләгән булып чыккан, дип яза "Комсомольская правда".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса