Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башлыктан быел ни көтәргә? [ӘҢГӘМӘ]

Район башлыгы журналистлар белән сирәк очраша. Хәер, шәһәр һәм районда кайнап торган тормыш эш-гамәлләр турында үзеннән-үзе сөйли. Төрле юнәлештә заманча, шул ук вакытта халык файдасына дип нәтиҗәле эшчәнлек алып барган башлык артыннан өлгер генә!

Шуңа да тансык очрашуларны без көтеп алабыз. Аның киңкырлы, креатив булуы, үзенчәлекле фикер йөртүе генә түгел, ә туган шәһәре кебек якын күргән Әлмәтне республикадагы иң «текә», башкаларны көнләштерерлек итә алуы каләм ияләрендә тирән кызыксыну уята: башлыктан тагын ни көтәргә?

«Бөке»ләр кире кайтты

- Айрат Ринатович, машиналар саны буенча без Россиядә өченче урында торабыз. 10 ел элек нефтьчеләр ярдәме белән юлларда боҗралар булдыру нәтиҗәсендә аларны бетерүгә ирешелгән иде. Бүген «бөке»ләр кабат кайтты. Юлларны «чистарту» буенча берәр төрле проект күздә тотылмыймы?

- Хәзерге вакытта Әлмәтнең яңа генераль планын төзү өстендә эшлибез. Ул берничә этаптан тора һәм барлык юнәлештәге үзгәрешләрне дә күздә тотачак. Урбанистлар фикеренчә, шәһәрдә күпме күбрәк яңа юллар, машина кую урыннары төзелә, шуның кадәр машиналар саны арта. Дөнья тәҗрибәсе нәрсә күрсәтә? Сингапурда машина алу өчен биржага барып, лицензия, алырга кирәк. Ул, гадәттә, ике тапкырга кыйммәтрәк. Лондонда шәһәр үзәгенә керү түләүле, Мәскәүдә шул ук мәсьәлә тикшерелә. Һәр шәһәр өчен бу актуаль мәсьәлә, һәрберсе үзенчә хәл итү юлларын эзли. Шуңа да безгә берничә елны күз уңында тотып эшләргә туры килә. Быел Төзүчеләр урамы киңәйтелде. Объездная, Монтажная, Герцен, Совет урамнарын киңәйтергә кирәк. Ә бит машина һаваны аеруча нык пычратучы чыганак санала. Әгәр машинада йөрү 5 % ка кимесә, һавага зарарлы матдәләр чыгуның азаюы шәһәр үзәгендә 600 га урман утыртуга тиң булыр иде. Күрәсезме, нинди зур сан! Машинага гына исәп тотып, бер генә заманча Европа шәһәре дә җәмәгать транспортыннан баш тартмый. Без Казаннан кала экологик яктан чиста транспорт - троллейбуслы икенче шәһәр. Җәмәгать транспорты бөтенләе белән диярлек бездә газга күчерелгән.

- Бик күп транспорт үзәк урамнардан гына йөри. Бәлки халык тыңлаулары уздырып, башка маршрутлар да булдырырга кирәктер?

- Хәтерлисезме, Урсалыга «АПОПАТ» рейслары туктатылгач, троллейбус идарәсе аны үз өстенә алды. Пассажирлар ташу белән шөгыльләнүчеләр әлеге 8 нче маршрутта юл бәясе 50 сум булганда гына, ул үзен аклаячак дип аңлаттылар. Чөнки кеше аз йөри, чыгымнар күп. Шулай да без уртак тел таптык. 1 февральдән тагын яңа - 9 нчы маршрут ачыла. Киләсе елга 14 автобус сатып алу да каралган. Әлбәттә, һәр урамнан җәмәгать транспортының йөрүен тәэмин итү яхшы булыр иде, әмма чыгым белән керем тигезләшергә тиеш. Төрлечә фикер йөртәбез. Шикаятьләр булган 4, 8 нче маршрутларны тикшерү үз нәтиҗәләрен бирде. Аннары шәһәр яны маршрутлары сакланган бердәнбер шәһәр дә әле без. Алар да зыянга эшли. Теорик яктан караганда, зур автобуслардан баш тартып, кечкенә газельләргә кайтырга булыр иде, ләкин җәмәгать транспорты автобус булырга тиеш.

Тере аралашу җитми

- «Татнефть» ел әйләнәсе төрле проектлар гамәлгә ашыра. Киләсе елга компаниядән ниләр көтәсез?

- 2017 дә 50 метрлы бассейн төзелеше көтелә. Рәсми әзерлек эшләре үткәрелде инде. Шушы көннәрдә гибрид операция залы файдалануга тапшырылды. Ул гомерне саклап калуга зур мөмкинлекләр ача. Балалар поликлиникасында кабул итү-диагностика бүлекчәсе булдыру буенча зур чаралар каралган. Ягъни биредә балага медицина ярдәме күрсәтеләчәк, тиз арада заманча җиһазлар белән оператив чаралар күрү мөмкинлеге туа дигән сүз. «Татнефть» кертемнәр күләме буенча финанс ярдәмне мулдан бүлә. Компания генераль директоры Наил Магановның шәһәр тормышы өчен янып торуы, кызыксынуы белән дә бәйле ул. «Технорама»ны күргәнегез бармы әле? Барырга, балаларга күрсәтергә тәкъдим итәм. «Яшел фитнес», «Мәдәни мохит»не шәхсән Наил Маганов финанслады. Алар дәвам итәчәк, яңа сулыш алачак.

- Экология һәм иҗтимагый мохит елында ниләр планлаштырыла?

- Бу уңайдан без актив әлмәтлеләр белән проект семинары уздырдык. Әле дә эшче төркем сөйләшүләр алып бара. Гагарин урамы буенча тәкъдимнәр булды. Сусаклагыч, чистарту корылмалары, ишегаллары буенча да фикерләр күп. Билгеле, кайберләре акчаны күп сорый. Чистарту корылмаларын реконструкцияләү өчен, мәсәлән, млрд сум акча кирәк. Аны «Татнефть» тә, республика да, хәтта федераль бюджет кына да күтәрә алмый. Илдәге икътисади хәлне үзегез күрәсез. 2-3 ел дәвамында бәлки этаплап эшләргә мөмкинлек булыр. 60 ел эчендә бер тапкыр да ремонтланмаган ул. Инвесторлар да җәлеп итеп караган идек, тарифлар белән тәңгәллек килеп чыкмады, тагы тукталды эш. Шулай да планда бар. Экология елында безнең максат - кешеләрне компьютердан, планшеттан, телевизордан арындырып, җәмәгать урыннарына алып чыгуга ирешү. Бүген кешегә тере аралашу җитми, читләшү хас. Шәһәрдә очрашу, ял итү урыннары күп булса һәркемгә күңелле булачак.

Мактанырлыгыбыз юк

- Һәр шәһәр төзелешне үз кагыйдәләре буенча алып бара. Әлмәттә микрорайоннар нинди принцип буенча төзелә?

- Россиядә шәһәр төзелешен планлаштыру нормативлары бар. Аның буенча төзелеш өчен участок алынганда 40 % территория җәмәгать мохите өчен калдырылырга тиеш: яшел зона, тротуар, велосипед юлы, мәйданчыклар. Бу уңайдан Чаллының генераль планын эшләгән архитекторларның ул чорда ук дистә елларны күзаллауларын әйтер идем. Шәһәр әле дә кыйммәтен югалтмый. Бездә булачак «Парковый» микрорайоны да заманча булырга тиеш. Планировкада барлык дөрес нормалар күрсәтелгән: мәктәп, кибет, машина кую урыны, дини оешмалар һ.б. Әмма бер генә инвестор да биредә төзелеш башларга теләми. Ни өчен? Чөнки анда инженерлык инфраструктурасы юк. Билгеле, фатирлар да шуңа кыйммәткә чыгачак. Сүз уңаеннан, бездә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабугага караганда фатирлар очсызрак, бу зур күләмдә торак файдалануга тапшырылу белән бәйле. Әлмәттә елына 155 кв.м. торак төзелә. Яңа микрорайоннарда хаталанмыйча, халык өчен уңайлыклар булдырып, төзелеш алып барырга тырышабыз.

- Кече һәм урта бизнесны үстерү өлкәсендә ниләр башкалырачак?

- Бу юнәлештә әле мактанырлык күрсәткечләр юк, әмма потенциал бар. Бездә барлык шартлар тудырылган «Татнефть-Актив» мәйданчыгы, Икмәк заводы базасында «Азык-төлек технопаркы» булдырылды, әмма әле алар тулы түгел. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә резерв бар. Көньяк Корея компаниясе «Татнефть-Актив» базасында җиһазлар урнаштыра башлады, алар нефть предприятиеләре өчен детальләр җитештерәчәк. Эшкәмәрләр кредит ресурсларына мөмкинлек табуда кыенлыклар кичерә. Республикада шуңа да «Лизинг грант», «Гарантийный фонд», «Микрокредитование» булдырылды. Хәл-торыш җайлашыр дип уйлыйм. «Эшмәкәрләр фабрикасы»нда исә Әлмәт егетләре татар теле буенча яңа продукт тәкъдир итте. Президент та аларны хуплады, 2017 елга мәгариф министрлыгына әлеге продуктны тәэмин итү буенча күрсәтмәләрен бирде.

Языгыз һәм яндырыгыз!

- Шәһәрдә икенче ел рәттән Кыш бабай почтасы эшли. Әлмәт Кыш бабае быел нинди бүләкләр белән сөендерергә җыена?

- 22 мең укучыдан 2000 хат алдык. Узган ел 300 ләп хат иде. Аларның эчтәлегеннән чыгып, махсус службалар исемлек төзеде. Аз тәэмин ителешле гаиләләрдән булган 300 баланың теләге, чынлап та, тормышка ашачак. Кайбер хатлар уйландыра... Беләсезме, балаларның барысы да матди бүләк сорамый. Тыңлап карагыз әле: «Кадерле Кыш бабай! Минем исемем Кристина. Синнән бүләккә бәхет, сәламәтлек, тугры дуслар теләр идем, әти-әниемә озын гомер, сәламәтлек сорыйм. Яңа елда авыру балалар, өлкәннәр терелсен, ә ятимнәр яңа әти-әниле булсын иде. Һәркем үз бәхетен тапсын. Синең белән кабат очрашуга ышанам» - менә шундый хатлар да бар. Шул ук вакытта бик кыйммәтле нәрсәләр - Айфон, планшет язучылар да күп. Бала аларны сорый икән, димәк, аңа әти-әнисе алырга тиеш. Ә Кыш бабай хаттагы түгел, башка истәлекле бүләк тә тапшыра ала - иң мөһиме, бала Яңа елга бүләксез калмасын. Безнең бурыч, беренче чиратта, мохтаҗ гаиләләрне ачыклаудан гыйбарәт. Бик яхшы социаль проект бу. Әлбәттә, беркемне дә анда мәҗбүриләп катнаштырмыйбыз. Йөрәк кушуы кирәк. Теләге булган һәркем Яшьләр үзәгеннән хат алып, бүләк ясарга мөмкин. Изге эш һәркемгә кире әйләнеп кайта. Барыбыз да игелек кылсак, барыбыз да бәхетле булачакбыз - бәхетле булуның сере гади.

- Шәһәрне Яңа елга бизәү ничә сумга төште?

- Иң мөһиме, шәһәр бәйрәмгә әзер. Бизәлеш төгәлләнде, тау, прокат эшли, боланнар балаларны сөендерә, службалар сафта.

- Сезнең сәяхәтләр яратуыгызны беләбез. Яңа елга кая да булса җыенасызмы, бәйрәмне ничек каршыларга уйлыйсыз?

- Сәяхәтләр яратам, әмма чыгып китә алмыйм. Яңа елны Әлмәттә гаиләм белән уздырачакмын. Бәлки Үзәк чыршы янында очрашырбыз.

- Гаиләгездә Яңа ел традицияләре бармы? Теләкләр телисезме?

- Мин аларны язам да, яндырам да әле. Теләкне уйлау гына җитми, аны материализацияләргә кирәк. Ә язу теләкне дөрес сүзләр белән җиткерергә булыша, тели белеп теләргә дә кирәк бит.

- Чынга ашканнары бармы соң?

- 100 % ка кадәр диярлек.

- Сез йөгерәсез, йөзәсез, сикерәсез. Тимераякта шуасызмы?

- Әйе, мин хоккей уйныйм, хәзер дә матбугат конференциясеннән соң боз сараена китәм. Физик яктан актив булу рухи ял бирә, тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга булыша, кәефне күтәрә.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

P.S. Матбугат конференциясе ахырында шәһәр шугалагында төшерелгән «Иң яхшы ролик» бәйгесе җиңүчеләренә дипломнар, сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса