Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баш судья Бөек Ватан сугышы ветераны автомобиленә штраф салдырган

Нәрсә өчен дисезме? Шәхси транспортын куя торган урынга туктаган өчен!

Бу хәл күрше Бөгелмәдә 14 июньдә булган. Штраф салынучы егет әлеге вакыйганы бәйнә-бәйнә тасвирлап интернет челтәренә урнаштырган. Әлбәттә, вакыйга кулланучылар арасында кызыксыну уяткан.
Егет сүзләренчә, бу көнне ул 91 яшьлек әбисен документта булган төгәлсезлекне ачыклый торган суд утырышына алып килә. Бүтән урын булмау сәбәпле, автомобилен тукталыш ярамый (3.28 "Стоянка запрещена") торган билгеле астына куя. Баксаң, бу урынга шәһәрнең баш хөкемдары да шәхси транспортын куя торган була һәм төшке ялдан соң килеп туктаган судья үз хезмәткәрләреннән бөгелмәленең машинасын чыкмаслык итеп каплатып, ЮХИДИ инспекторларын чакырта. Егет бары тик 1 нче төркем инвалид булган әбисен автомобильдән чыгару өчен генә туктаганын, өстәвенә, әлеге юл билгесе инвалилдар өчен искәрмә бирүен аңлатып маташса да, аңа штраф салалар. Җәмәгатьчелеккә ачык мөрәҗәгатендә егет үзенең хаклыгын раслап судка барачагын хәбәр итә. Дөреслек булыр микән? Карап карарбыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса