Балыкчының бәхете була: аны коткаралар
Балыкчы ярдан 500 метр читтә боз астына киткән.
Балык Бистәсендә булган бу вакыйга бәхетсезлек белән тәмамланмый: 1945 елгы балыкчының батуы турындагы хәбәр керү белән коткаручылар Кама елгасына ашыга. 128 нче ПЧС каравылы өч минуттан килеп җиткәндә бозлы суда ничек тә батмаска тырышып чәбәләнгән ир-атны ун метр читтә ике балыкчы бау ярдәмендә тартып чыгармакчы булалар. Янгын сүндерүчеләр пенсионерны коткаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа