Баланы үтереп, башын кискән няня әлеге гамәленең сәбәпләрен атаган [+ВИДЕО]
Ерткычларча җинаять Мәскәүдә булган иде: әти-әнисе эшкә киткәч, няня баланың башын кисеп, 20 минут чамасы урам буйлап йөргән иде...
Видеоязмада Үзбәкстаннан килгән хатын Сириядәге атышлар өчен үч алу дип аңлата бу гамәлен. Кечкенә баланы ник үтерүе турында сорагач, ул: "Үч алдым..., кемдер кан түгә, Путин самолетлар белән бомбага тота. Ни өчен мөселманнарга бомба атасыз? Аларның да яшисе килә...", - дип әйтә.
ИГИЛга кушылырга теләр идеңме дип сорагач: "Белмим. Мин анда яшәргә теләдем, битне ябып йөри торган мөселман шәһәрендә яшисем килде", - ди.
Ул шулай ук үтерелгән кызчыкның инвалид булуын, эпилепсия белән авыруын сөйли. Баланы бер ай элек үтерергә карар кылуын әйтә: "Бер ай элек. Тегендә бомба атуларын күрдем..." Кызчыкны "Аллаһы Тәгалә үтерергә кушты" ди.
Хатынның сөйләме гел өзелә, җәмләләре ахыргача түгел, яки ул сүзләрне бик әкрен, үзенә ишетелерлек итеп кенә әйтә.
Ул 1977 елда туган икән. Хөкем ителмәгән булган, урта белемле, 16, 19, 20 яшьлек өч улы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia