Баланы күкрәктән аеру вакытын аңларга ярдәм итүче төп билгеләр:
1. Бала урамда, кунакта, кибеттә, кыскасы, кая гына барсагыз да, күкрәк сорый башлый.
2. Бала мөстәкыйль рәвештә ашарга өйрәнә, башка ризыкларны да яратып ашый.
3. Төнлә ашарга сирәк уяна.
4. Балага инде бер яшь, ә иң яхшысы - яшь ярым тулган.
Баланы күкрәктән аеруның халык арасында киң таралган ысуллары:
1. Әни кеше баласын иренә яки әнисенә калдырып китә. Бу ысул психологик яктан авыр булса да, нәтиҗәсе яхшы.
2. Күкрәкне яшел су яки йод белән буяп кую. Бала күкрәк сорагач, әнисе: "Мәм-мәм авырта! Ай-яй!" дип күрсәтергә тиеш. Бу очракта бала үз теләге белән күкрәктән баш тартачак. Болар, әлбәттә, элекке замандагы ысуллар. Хәзер аның башка төрле юллары бар, мондый мәгълүмат белән интернет тулган. Күкрәктән аеру өчен хәтта белгеч чакыртучылар да бар.
Баланы күкрәктән аеруга алдан ук әзерләнергә кирәк: "өлкәннәр" ризыгын күбрәк, ә күкрәк сөтен азрак ашатыгыз. Баланы чашкадан эчәргә өйрәтегез. Күкрәк өлеше ачык булган киемнәр кияргә тырышмагыз. Балага аның дәү егет яки кыз булуын ешрак әйтегез. Елаган очракта, күкрәк бирергә ашыкмагыз, аннан башка гына тынычландырыгыз.
Әзерлек вакыты озакка сузылырга мөмкин, бер ай яки аннан да күбрәк. Ә инде вакыты җиткәч, фикерегездә нык торыгыз. Икеләнүләр, вакыт сузулар барысын да катлауландырачак. Күкрәктән аеру - бик авыр, катлаулы чор. Үзегез дә күкрәкнең сөт белән тулуын сизәрсез. Аны киметү өчен ешрак савып торырга киңәш ителә. Даруханәдән күкрәк сөтен киметүче препарат алырга да мөмкин.
Балага күкрәк сөте бирмәгәч, үзегезне сабыегыз алдында гаепле итеп хис итә башлау, аны кызгану ихтималы бар. Әмма бу хакта уйларга тырышмагыз, бу - табигый хәл! Балагыз көннән-көн үсә һәм мөстәкыйльлеккә өйрәнә!