Вәсилә Фаттахова турындагы кайгылы хәбәр шул хәтле тетрәндерде ки, аны белгән дә, белмәгән кешеләр дә үз хисләрен шигъри юлларга күчерә. Сез дә шигъри җанлы кеше икәнсез - әсәрегезне шушы язма астында калдыра аласыз.
"Балам!" - диеп, күкрәгеңә кысып,
Өлгердеңме икән әйтергә?
Кем уйлаган, сиңа мәңгелеккә
Вакыт җиткән диеп китәргә.
Язмыш...
Вәсилә Фаттахова турындагы кайгылы хәбәр шул хәтле тетрәндерде ки, аны белгән дә, белмәгән кешеләр дә үз хисләрен шигъри юлларга күчерә. Сез дә шигъри җанлы кеше икәнсез - әсәрегезне шушы язма астында калдыра аласыз.
"Балам!" - диеп, күкрәгеңә кысып,
Өлгердеңме икән әйтергә?
Кем уйлаган, сиңа мәңгелеккә
Вакыт җиткән диеп китәргә.
Язмыш сине болай да бит каккан,
Җылы көтсәң, биргән кырауын.
Ташны тишеп чыккан чәчкә кебек,
Син үткәнсең язмыш сынавын.
Алда нинди озын юллар көткән --
Бәхет тулы еллар тезелгән.
Язларыңны күрми китеп бардың,
Ак кышларда җырың өзелгән.
Җырларыңны тыңлап сагынырлар,
Һәр юлында тоеп сулышың.
Моңлы сандугачны югалтудан,
Ак бураннар елый тулышып...
Рауза Сафиуллина
* * *
Туганнарның, җан дусларның,
Танышларның үлеменә...
Җан өзелә.
Җан өзелә.
Ышанасы хилми хәтта
Мондый авыр хәбәрләргә.
Чын түгелдер, ялгандыр дип,
Җанда өмет бәргәләнә:
"Нигә шулай?.. Кинәт кенә.
Яшь иде бит... Нигә? Нигә?!."
...Ышанасы килмәсә дә,
Ышанырга туры килә.
Ышанырга туры килә,
Туры килә күнегергә...
Күнегәсең... Бер дустыңа
Ятим кала күңел генә.
Марат Кәбиров.
* * *
Якыннан узеңне белмәсәм дә ,
Җырларың аша ишетеп беләмен.
"Безнең арадан китте",- дигән хәбәр килгәч,
Ирексездән әрнеп куямын.
Гаиләң белән тату яшәп,
Балаларны үстерер чагыгыз,
Ничек кенә кайгыгызны уртаклашсак та,
Зур югалтуларга сабыр булыгыз.
Бездән тормый бер нәрсә дә,
Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында,
Матур сузләр сөйләп, аралашып яшик әле,
Без бит кунак кына бу якты дөньяда.
Кичә Наил абыйны җирләделәр,
Барча артистлар да олыгайганнар,
Берсе арты берсе китеп бара,
Гүя барысын да чиратка салганнар...
Вәсимә Галимова