Балалармы, зурлармы? Әлмәттә үзенчәлекле бәйге узды [+ФОТОЛАР]
Юлда йөрү кагыйдәләрен белү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатын күздә тотып Әлмәттә Кыш Бабай призларына үзенчәлекле бәйге узды. Анда шәһәребезнең берничә буын вәкилләре көч сынашты.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары, студентлар, әтиләр, тәрбиячеләр һәм укытучылар, шулай ук автоледи командаларыннан торган бәйге катнашучыларын олимпия резервында булган спорт мәктәбе үзенә җыйды. Бәйгене Әлмәт ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе» һәм районның мәгариф идарәсе бергәләп оештырды.
- Әлеге чара бик мөһим, бигрәк тә юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрне булдырмый калу өчен кирәк мондый чаралар, - диде Әлмәт ЮХИДИ бүлеге инспекторы Артем Михеев бәйгегә килүчеләрне сәламләп.
.
Катнашучыларга «тере юл билгеләре», «юл лотосы», «поезд-экспресс», «тере навигатор», «куркынычсыз курьер» һәм башка күптөрле эстафетелар узарга туры килде. Бу спортка якын эстафетаның юл куркынычсызлыгына ни катнашы бар диярсез. Җавабы гади: уен формасында бирелгән мәгълүматны балалар
да, олылар да истә калдырырга сәләтле.
Бәйгенең төп герое - Кыш бабай булын исәпкә алып, катнашучылар чарада катнашучы һәркемгә истәлекле бүләкләр әзерләгән иде. Шуңа күрә бу бәйге чын-чынлап зур бәйрәм төсен кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа