Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларга ярдәм кирәк!

Эмиль Маликов, 3 яшь, Әлмәт шәһәре Диагнозы: ДЦП, спастикалы тетрапарез, Веста синдромы (эпилепсия), күрү нервының өлешчә атрофиясе.


Кирәкле сумма: Чиләбе шәһәренең "Сакура" медицина үзәгендә дәвалау өчен түләргә 99 500 сум.
Эмиль Маликов - гаиләдә икенче бала, язмыш кушуы буенча ДЦП, спастикалы тетрапарез, эпилепсия синдромы белән туган. Өч яшьтә булуына карамастан, бала мөстәкыйль рәвештә утырып тора алмый диярлек, шуышып үрмәли, башкалар ярдәме белән генә атлый, үзе генә басып та тора алмый.
Туу тарихы бик күпләрнеке кебек үк: авыр тудырылган, реанимация үткән, ничә айлар шифаханәдә яткан. Һәм табибларның хөкем карары: көрәшеп тә тормагыз, вакытыгызны һәм акчагызны юкка әрәм итмәгез, булырлык түгел.
Ләкин сабыйның ата-аналары башка юлны, билгеле бер дәвалауны сайлыйлар. Һәм менә өч ел инде реабилитация бара.
Шушы өч ел эчендә зур нәтиҗәләргә ирешелгән. Эмиль үзенә дәшкәнне дә аңламый торган баладан хәзер инде шигырьләрне отып ала, унга кадәр саный, фикерли белә, сәламәтрәк дип саналган балалардан яхшырак та сөйләшә әле.
Эмиль өчен иң яхшы реабилитация - Чиләбе шәһәренең "Сакура" медицина үзәгендә дәвалану. Дәвалау курсы иң аз дигәндә 21 көн тәшкил итә. Кытай белгечләренең менә дигән хез- мәтләре: нокталы массаж, нокталы ЛФК һәм стандарт ЛФК, рефлекторлы массаж, энәләр һәм башкалар кулланыла. Реабилитация курсының бәясе 99 500 сум тора.
Инвалид бала тәрбияләүче башка күп кенә гаиләләрдәге кебек үк, Маликовлар гаиләсендә дә шушы вакытка кадәр диярлек бары әти кеше генә эшләгән. Бөтен акча улларын дәва- лауга китеп бара.
Баланы дәвалау өчен акча җыю - ул телевизор яки яңа машина... сатып алу түгел, ә баланың тормышы һәм ата-аналарның тормышы өчен көрәшү. Эмиль дә әти-әнисенең яраткан баласы. Алар булдыра алганча аңа ярдәм итәргә тырышалар. Шуңа күрә шәфкатьле-мәрхәмәтле кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр дә.

Эллина Мамедова, 4 яшь, Яр Чаллы шәһәре
Диагнозы: ДЦП, психик һәм сөйләм үсеше тоткарлану, симптоматик эпилепсия.
Кирәкле сумма: "Мотомед" тренажерын сатып алу өчен 6 713 евро.
Эллина Мамедовага 5 ноябрьдә 4 яшь тулган. Туганда ук аңа ДЦП, психик һәм сөйләм үсеше тоткарлану дигән диагноз куелган. Эллина шушы вакытка кадәр утырып тора алмый, башын тотмый, психик һәм физик үсеш ягыннан шактый артта калган. Өстәвенә 2 яшьтән соң эпилепсия өянәкләре башланган. Табиблар беравыздан баланың авыр хәлдә булуын тәкърарлыйлар.
2011 елда Германиядә тикшерү үткәннән соң кызның баш мие дөрес формалашканлыгы, ләкин ак матдәсе белән проблемалар булуы турында нәтиҗә чыгарылган. Германия докторлары фәннең бер урында тормавын, медицина өлкәсендә яңа ачышлар ясалып торуын, диагностиканың яңа алымнары табылуын әйтеп, ышанырга кушалар, өметләндерәләр. Әлегә балага даими һәм озакка сузылган реабилитация кирәк. Һәр реабилитациядән соң уңайга үзгәрешләр бар. Хәзер Эллина борыла, аяк-кулларын яхшырак, башын ышанычлырак тота башлады.
Хәзерге вакытта Эллинага "Мотомед" тренажеры кирәк. Ул хәрәкәтләнү функцияләрен торгызырга ярдәм итәр- гә тиеш. Тренажерның бәясе Эллинаның әнисе генә күтәрә алырлык түгел - 6713 евро (якынча 269 000 сум). Эллинаның әнисе Елена Владимировна кызына бу куркыныч чирдән котылырга ярдәм итүебезне үтенә.
Тел.: (8552) 39-89-43, +7 917 254 10 24
Ярдәм итү максатыннан акча күчерү өчен банк реквизитлары:
"Радость детства" хәйрия фонды
ИНН 1659124296
КПП 165901001
ОГРН 1121600000796
420139, Казан шәһәре, Ю.Фучик урамы, 91, 19 нчы офис
тел.: +7 (843) 258-31-24; +7 (843) 211-41-49
Самара шәһәре ВТБ 24 банкының (ЯАҖ) 6318 нче филиалында
р/с 40703810424640004020
БИК 043602955
к/с 30101810700000000955
Шулай ук хәзер үк телефоннан 7715 номерына "ФОНД" сүзеннән соң ара калдырып "хәйрия суммасы" белән SMS җибәреп ярдәм итә аласыз (белешмәләр www.fund-rd.com сайтында).
Әзер квитанцияне www.fund-rd.com сайтының "Ярдәм итәргә телим!" дигән бүлегендә табарга була.
Түләү квитанциясендә түләү билгеләнешен - "хәйрия ярдәме" дип күрсәтергә онытмагыз.
WebMoney: R415071559625
Яндекс - кошелек: 410011372597110
Сайтта on-line режимында хәйрия ярдәме күрсәтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250