Реклама
Эчке эшләр министрлыгы статистикасына караганда, ел башыннан исерек яшүсмерләр 72 җинаять кылган.
Хокук саклау органы хезмәткәрләре монда табыш артыннан куып балаларга алкоголь җибәрүче сатучыларның да гаебе булуын искәртә. Хәзер аларга карата яңа штрафлар кулланыла башлаячак. Балигъ булмаганнарга исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке сатучыларга 30 мең сум күләмендә штраф салыначак. Элек штраф 3 мең сум гына иде. Әгәр мондый хәл тагын кабатланса, җинаять җаваплылыгы кузгатылуын көт тә тор. 2013 елда наркология диспансерында 400 балигъ булмаган исәпкә куелган. Бу 2012 ел белән чагыштырганда 18 процентка күбрәк.
Республика буенча быел полиция хезмәткәрләре балигъ булмаганнарга алкоголь сатарга маташуның 486 очрагын ачыклаган. Казанга 156, Чаллыда 77, Түбән Камада 70, Әлмәттә 36 беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы