Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белә

"Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен яратабыз" - шундый исем астында Россия эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре "Елховнефть" идарәсенең "Солнечный" сәламәтләндерү лагерында "Игътибар - балалар!" айлыгы кысаларында балаларга бәйрәм оештырды.

ЮХИДИ начальнигы Валерий Гыйздәтуллин укучыларны Әлмәттәге юл-транспорт дисциплинасы торышы белән таныштырды һәм җәйге яллар белән тәбрик итте. Чара барышында нәниләр төрле бәйгеләрдә көч сынашты, үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыды, җырлар башкарды. Ахырдан һәммәсенә дә баллы күчтәнәчләр, яктылыкны чагыдыручы билгеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча китаплар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250