Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар кышкы лагерьда нәрсә эшли дип уйлыйсыз?

Моны ата-аналар белми торгандыр, юкса...

26 декабрьдә ук башланган кышкы каникуллар чорында шәһәребез мәктәпләре бер дә тик ятмый - башлангыч сыйныф укучылары өчен лагерь оештыралар. Гаҗәпләнүгә каршы, каникулларда балаларын өйдә тотарга теләмәүче яисә калдырыр кешеләре булмаган гаиләләр күп икән. Андыйлар өчен кышкы лагерь менә дигән мөмкинлек. Әлмәтнең 1 нче номерлы урта мәктәбендә дә укучыларның тавышлары тынмый. Биредә мәш килеп төрле чаралар уздырып, бәйрәм каршы алырга әзерләнәләр. Моннан тыш әле укучыларның иминлеген кайгыртып юлда йөрү кагыйдәләрен дә өйрәнәләр. Шушы көннәрдә биредә 3 нче һәм 1 нче мәктәп командалары очрашып ярыштылар. Кагыйдәләрне дөрес белү, катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлындагы зирәклеккә хуҗаларның командасына тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса