Балалар – игътибар үзәгендә
Республикада «Игътибар – балалар!» акциясе бара. Ул 7 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Профилактик акция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны машинада йөрткәндә таләпләр үтәлүен, шоферларның җәяүлеләргә юл бирүен, яктылык кайтаручы элементларның кулланылышын тикшерә.
Җәйге каникуллар чорында балалар белән бәйле юл һәлакәтләре аеруча арта. Статистикага күз салыйк. Ел башыннан республикада балигъ булмаганнар катнашында 117 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Өч бала һәлак булган һәм 124е яраланган. Җәяүле балалар катнашында 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 56сы яраланган.
Дәүләт автоинспекциясе 7 яшькә кадәрге балаларны автомобильнең теләсә кайсы утыргычында, шулай ук 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта йөрткәндә махсус балалар иминлеге кәнәфиен куллану кирәклеге турында искә төшерә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен куркынычсызлык каешын куллану мәҗбүри. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар авто-креслоларыннан дөрес файдалану юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем куркынычын сабыйлар өчен 70 процентка һәм кече яшьтәге балалар өчен 54-80 процентка киметә.
Кагыйдә буларак, җәйге чорда автомобильчеләр велосипедчылардан, мопедчылардан зарланып туя алмыйлар, чөнки әлеге транспорт хуҗаларының күпчелеге юл-транспорт кагыйдәләрен үтәми яки бөтенләй белми. Бу мотоциклчыларга да кагыла. Шәһәр эчендә булган юлларда теркәлгән аварияләр статистикасы да нәкъ менә шул турыда сөйли.
Ел башыннан Әлмәт җирлегендәге юлларда балигъ булмаганнар катнашында 7 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 7 бала тән җәрәхәтләре алган. Шуларның 1 се – җәяүле, 4 се – пассажир. Тагын 2 бала шәхси мобиль транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә зыян күргән.
Ел да ЮХИДИ хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен үтәмәү проблемасын күтәреп чыга, ел да юл куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче службалар балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә очрашулар, аңлату эшләре алып баралар – нәтиҗә юк. Әти-әниләр дә балаларына питбайк, мотоцикл, квадроцикл кебек техника алып биргәнче, тагын бер кат уйласыннар иде.
Юл кагыйдәләрен белү мәҗбүри. «Зебра»дан чыкканда велосипедчы транспортыннан төшәргә һәм җәяүлеләр белән беррәттән атларга тиеш. Кызганыч, әмма бу элементар кагыйдәне дә үтәүчеләрне генә дә шәһәребез урамнарында бик сирәк очратырга мөмкин. Машиналар йөри торган юл кырыннан барган велосипедчылардан автомобильчеләр аеруча курка. Ник дигәндә, әлеге велосипедчы кинәт кенә борылырга, велосипедының чылбыры өзелеп хәтта егылырга да мөмкин бит. Әлбәттә, балаларына велосипед алып биргән әти-әниләрнең күпчелеге үзләре дә кагыйдәләрне белми бит. Югыйсә, алар бик гади һәм аңлаешлы. Велосипед белән ишегалдында, паркларда ничә яшьтә йөрсәң дә ярый, ә менә машина юлына бары 14 яшьтән генә чыгарга рөхсәт ителә.Машиналар йөри торган юлдан велосипедта барганда, әгәр махсус тротуар каралмаган икән, бары уң як полосадан һәм юл читеннән генә йөрергә рөхсәт ителә. Рульне ике кул белән тотарга кирәк. 7 яшькә кадәр баланы велосипедка утыртып бару тыела.
Велосипедчыларга махсус шлемнардан, тез һәм терсәк калканнарыннан файдаланырга киңәш ителә. Караңгы вакытта исә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.
Электромобиль җайланмаларның хәзер рәсми транспорт чарасы булып саналуын да белеп тору зарур. Самокатларда йөрү тизлеге сәгатенә 25 чакрымнан да артмаска тиеш. Тротуар, җәяү-леләр сукмакларыннан авырлыгы 35 килограммнан артмаган җайланмаларда гына йөрергә ярый. Электр самокатларына юлның уң як кырыеннан йөрү рөхсәт ителә. Моннан тыш, аларда тормоз системасы, арткы кызыл ут һәм алгы фара урнаштырылыган булырга тиеш. Яңа кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар каралган. Әлмәтлеләрне бу уңайдан кабат искәртәсе һәм җәйге каникуллар чорында балаларыгызга аеруча күз-колак булыгыз, аларны бәла-казалардан саклагыз, дип кисәтәсе килә.
Фото: Нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia