Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар белән кая барырга?

Әлмәт халкы һәм шәһәребез кунакларына өйдә ятмаска яхшы сәбәп табылып кына тора.

3 гыйнвардә «Шамсенур» паркында балалар өчен театральләштерелгән тамаша. Башлану вакыты - 11 сәгатьтә.

Әлмәт драма театрында бу көнне 11 һәм 13 сәгатьләрдә «Играем маленького Мука» спектакле премьерасы.

Картиналар галересендә «Яңа ел вернисажы» исемле күргәзмә эшли. Галерея сәгать 10-18 сәгатьләрдә ачык була.

4 гыйнвардә картиналар галереясендә Александр Яковлевның (Магнита шәһәре) шәхси күргәзмәсе эшли башлый.

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге мәдәни ял паркында шугалакта театральләштерелгән тамаша. Башлана 12 сәгатьтә.

Әлмәт драма театрында бу көнне «Играем маленького Мука» спектакле 12 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

5 гыйнвар көнне төбәкне өйрәнү музеенда барылк теләүчеләр өчен «Үз ягыңны беләсеңме?» исемле викторина. Җиңүчеләргә - бүләкләр. Музей 10-18 сәгать аралыгында эшли.
Әлмәт драма театрында бу көнне 12 сәгатьтә «Как прожить без взрослых» спектакле күрсәтеләчәк.

Әдәби ишегалдында 12 сәгатьтә «Яңа ел буйлап атлыйбыз» исемле мәдәни-күңел ачу программасы башлана.

6 гыйнвардә Әлмәт театрында «Шүрәле-шоу». Башлана 12 сәгатьтә.

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге мәдәни ял паркында 12 сәгатьтә «Кыш бабайда кунакта» мәдән-спорт программасы башлана.

7 гыйнвардә Әлмәт театры12 сәгатьтә «Ел фасыллары» спактакленә чакыра. Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге мәдәни ял паркы 14 сәгатьтә Раштуа бәйрәменә чакырып кала.

8 гыйнвардә Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге мәдәни ял паркында «Ак ладья» исеме астында шахмат буенча ярышлар уза. Башлана 10 сәгатьтә. 12 сәгатьтә исә биредә балалар өчен уен программасы башлана.

12 сәгатьтә Әлмәт театры балалар өчен «Акбай һәм Сарык малае» әкиятен күрсәтергә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса