Балалар бәхетле һәм якланган булсын Җәйнең беренче көннәре. Каникуллар башланды
Һәрдаим бәйрәм рухын саклаган шәһәр паркында һәм калабызның барлык җәмәгать киңлекләрендә нәни әлмәтлеләр әти-әниләре белән күтәренке кәефтә Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр.
Елдагыча игътибар үзәгендә күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәммобилизацияләнгәннәрнең уллары һәм кызлары булды.
Шәһәр паркында халык өчен концерт программасы, юмор фестивале, курчак спектакле, мастер-класслар, спорт ярышлары, интерактив мәйданчыклар һәм флешмобларәзерләнгән иде. Шулай ук «Без – Россия гражданнары!» беренчеләр хәрәкәте проекты кысаларында тантаналырәвештә паспортлар тапшыру да оештырылды. Балаларнытормышларындагы мөһим этаплары белән котларга килгәнхөрмәтле кунаклар чарага аеруча зур тантана бирде. Аларарасында «Хәрби туганлык» оешмасының Әлмәт бүлегеәгъзасы, «Ватанны саклаучылар истәлеге» проекты инициаторы Артур Горохов, Әлмәт шәһәр Советы депутаты, «Хәрби туганлык» бүлеге җитәкчесе, запастагыподполковник Юрий Максимов та бар иделәр.
Сәхнәдән «Голос» вокаль студиясендә тәрбия-ләнүчеләрнең җырлары һәм дәртле номерлары яңгырады. Балалар тамашачыларга чын музыка һәм шатлык бәйрәмебүләк иттеләр. Бәйрәм чаралары «Саулык» паркында дәвамитте. Биредә җәйге фестиваль узды.
Туган якны өйрәнү музеенда тарихи традицияләр беләнтанышырга, ә китапханәдә интерактив программадакатнашырга мөмкин иде. Шулай ук гала-концерт, гаиләярышлары һәм төрле мастер-класслар узды. Шәһәрнеңпсихологик ярдәм үзәгендә гаиләләргә төрле мастер-класслар һәм кызыклы активлыклар белән арт-очрашуоештырылды.
Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова балаларны һәмаларның әти-әниләрен чын күңелдән котлады. Ул билгеләпүткәнчә, бу көн җәмгыятькә үсеп килүче буынны яклау һәмхокукларын искә төшерү өчен менә дигән сәбәп.
– Безнең максат-балалар сәламәт, акыллы, игелекле һәмбәхетле булып үссен, иҗат һәм эчтәлекле ял итү өчентиешле шартлар тудыру, – диде Гүзәл Мөдәрис кызы. Амин, шулай булсын. Балаларыбыз исән-сау һәм якланганбулсын, тормыш чәчәкләренең шатлык тулы тавышлары бар җирдән яңгырап торсын.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia