Балалар бакчаларына әби-бабайлар җыелды [+ФОТО]
Өлкәннәр көнен балалар бакчаларында да уздыралар.
Әлбәттә, яшь буын тәрбияләнүче учреждениеләрдә моңа әһәмият бирелү мактауга лаек. Сабыйлар кечкенәдән үк өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеген белеп үсәләр. Бүген "Ямашнефть" идарәсе прогимназиясендә дә күңелле, җылы кичә булып узды. Биредә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, гимназиядә белем алучылар әби-бабайларына татар һәм рус телләрендә дә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, аларга багышлап җырладылар. Хәтта бәйрәмгә килгән Убырлы карчык та көнләшеп куйды. Экраннар балаларның әби-бабайлары белән төшкән фотосурәтләренең әйләнеп утыруы да бәйрәмне бизәде генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа