Бала юк – мәшәкать юк: «бәби-бокс»лар гына балалар гомерен саклап кала алырмы?
Дәүләт Думасына «бәби-бокс»лар – яңа туган балаларны аноним рәвештә калдырып китү өчен автомат тартмаларны легальләштерү буенча кабат закон проекты тәкъдим ителде. Бу хакта бәхәсләрнең тынганы юк, автомат тартмаларны законлаштырырга теләүчеләр моны, балаларның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк, диләр, әмма әлегә хәтле алар уңышка ирешә алмады.
Әлеге тартмалар чынлап та балаларның гомерен саклап кала аламы? Саваплы гамәлләр һәрчакта да җәннәткә илтми – кеше яхшы ният белән нинди дә булса эшкә алынып, ахырын уйлап бетермәү аркасында тискәре, башкалар өчен куркыныч нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин. Бәби-боксларны тәкъдим итүчеләр экспертларның сүзләренә колак салмый, башкаларның тәҗрибәсен өйрәнми. Европа, АКШ, Кытай тәҗрибәсеннән күренгәнчә, әлеге җайланмаларның зыяны күбрәк, ә файдасы бөтенләй юк диярлек. Франциядә, тикшеренүләр уздырганнан соң, бәби-боксларның балалар гомерен сакламавын дәлилләгәннәр һәм әлеге җайланмалардан баш тартканнар. Германиядәге хәлләр тагын да шаккатырырлык: боксларда калдырылган биш баланың берсе югалган, берәү дә аларның язмышы турында берни әйтә алмый. Тормыш дәрәҗәсе безнекеннән күпкә югары булган Германиядә дә шундый хәлләр булганда, без нәрсәгә өметләнәбез? Россиядә әлеге тартмалар 2011 елдан бирле бар. Агымдагы елда Краснодар өлкәсендә шундый бер тартмага клиник үлем хәлендә булган баланы калдырганнар. Табибларның тырышуына карамастан, баланы коткарып кала алмыйлар. Баланы тартмага исән килеш кенә түгел, ә үлгәч тә ташлап китмәсләр дип әйтә алабызмы? Бу очракта әлеге тартмалар җинаятьләрне яшерә булып чыга. Башкача әйткәндә, бер законны кабул итү аның икенчесен бозуга китерә.
Шул ук вакытта әлеге бәби тартмаларының «ике төпле» булуы да мәгълүм. Бу хакта Германиядә тикшеренүләр барышында ачыкланган. Моңа мисал итеп Украинаны да атап үтеп була – агымдагы елда гына бу илдә 5 меңгә якын бала югалган. Беренче чиратта мондый хәл эчке сәясәте тотрыклы булмаган дәүләтләрдә күзәтелә. Россия – Украина түгел, әмма криминал булмаган җир юк һәм «Тормышка тәрәзә» дип аталган бәби бокслары аңа да тәрәзә ача ала. Тиешле кешеләргә «төртеп», балалар чит илләргә законсыз рәвештә чыгарылган очраклар хәзер дә аз түгел. Ә бокслар белән эш тагын да җиңеләя – бирегә ташлап калдырылган балалар исәпкә алынмый, аноним булганлыктан, әлеге җайланмалар янына видеокамералар куелмаган – дәлилләр дә, шаһитлар да булмый, криминалга үз эшен җәелдерү өчен ничаклы уңайлы шартлар тудырыла!
Бәби-бокс – сигналлы конструкция буенча эшләнгән механик җайланма. Тартмага нәрсәдер куелса, берничә минутта ул эчтән бикләнә һәм урнаштырылган бинага сигнал җибәрелә. Бикләнгәннән соң, бокс тышкы яктан ачылмый, аның эчендәге әйберне эчтән генә алып була. Ә алар эченә бит теләсә нәрсә ташлап китә алалар һәм бу террорчылыкка каршы закон белән берничек тә тәңгәл килә алмый. Моңардан тыш, теләсә кайсы техника кайчан да булса ватыла, бәби бокслары беркайчан да ватылмас дип берәү дә ышандыра алмый. Тартмалар сафтан чыгып, эчендә балаларның үлгән очраклары да бар.
Психологлар һәм криминалистлар әйтүенчә, боксларда балаларын ташлап китүчеләр – авыр хәлдә калучы аналар. Россиядәге тәҗрибә күрсәткәнчә, балаларның күбесен тартмаларга ашамлыклар белән бергә куеп китәләр, кәгазь кисәгенә аларның исемнәре язылган һәм өс-башлары бөтен. Бераздан соң кире уйлап, балаларын килеп алу очраклары да бар. Әлеге проблема өйрәнелеп, шундый аналарга социаль ярдәм күрсәтү буенча законнар кабул ителсә һәм нәтиҗәле эш алып барылса, күпкә отышлырак булмас идеме икән? Тартмалар элеп куеп кына бу проблемадан котылып булмас, бу очракта «бала юк – мәшәкать юк» дигән төсле килеп чыга, кызганыч, әлеге мәшәкатьләрдән котылуның бик җиңел һәм кешелексез юллары эзләнә.
Фото: pvinformer.me
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа