Бала тудыру йортыннан алышынган сабый белән кайтып киткәннәр
Бала тудыру йортыннан чыгарганда ике хатынның балаларын бутаганнар.
Түбән Новгородта яшәүчеләр сабыйларының алышынуын өйгә кайткач кына күрә. Улының башыннан кан анализы алудан тап күрмәгәч, яшь ана аптырап китә. Икенче әни исә сабый кулында башка фамилия язылган бирканы күреп тә исе китми. Ул бу фамилия бала тугач, аны кулына алган акушерканыкы дип уйлый. Бу көнне 17 нәнине чыгарган булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа