Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала тартмалары баланы калдырып китәргә котыртачак кына

РФ Сәламәтлек саклау өлкәсендәге түрәләр бала тартмалары сабыйларга зыянлы дигән фикергә килде. Бу хакта министрлык хезмәткәре Елена Байбарина белдерде. Ата-анасы баш тарткан яңа туган балалар өчен бэби-боксларны урнаштыру хакында бәхәсләр күптән бара.

Махсус җайланмалар бала тудыру йортында, хастаханә­дә яки башка урыннарда урнаштырылса, кемгәдер кирәк булмаган сабый чүплеккә түгел, ә махсус жиһазланды­рылган тартмага илтеп салыныр, аның исән-сау калу һәм яңа ата-аналы булу мөм­кинлеге туар иде дигән фикер бар.

Бала тартмасының эш­ләү принцибы мондый: яңа туган баладан баш тартырга телә­гән кеше сабыйны махсус җылытылган һәм җилләтү сис­темасы куелган тартмага салып китә. Тиз арада хас­таха­нәгә яки ашыгыч ярдәмгә бу хакта сигнал килә. Баланы табиблар килеп ала, тикшерә һәм соңыннан ятимнәр йортына яки яңа гаиләгә озата. Баланы калдырып китүчеләр, бу нияттән баш тартып, бер ай вакыт эчендә сабыйларын кире өйләренә алып кайтып китә ала.
Түрәләр исә бала тартмаларына каршы булуларын сигналның эшләмәү ихтималы булу белән аңлата. "Сигналны ишетми калсалар, бала салкыннан, ачлыктан үләр­гә мөмкин", - диде Байбарина. Моңа өстәп, ул бала тарт­ма­лар­ының булуы әни­ләр­не баланы ташлап калдыруга котыртачак дип бил­геләде. Сабыйлардан баш тар­туга каршы башка чаралар кү­ре­лер­гә тиеш диелсә дә, алар­ның нинди булырга мөм­кинлеге әйтелми.
2015 елда сенаторлар Вадим Тюльпанов, Лилия Гумәрова, Елена Афанасьева РФ Дәүләт Думасына бала тартмалары турында закон проектын икенче тапкыр тәкъ­дим итте. Шул ук елны депутат Елена Мизулина, Россия­дә Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Павел Астахов аңа каршы чыкты.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса