Реклама
Илдә аборт ясатучылар саны арткан. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, якты дөньяга аваз салган 100 нарасыйга 48 бала төшертү очрагы туры килгән.
Ни гаҗәп, йөкле хатын-кызларның һәр алтынчысы әлеге адымга сөйгән ярының әти булырга әзер түгеллеге аркасында бара икән.
2014 елда (2015 елга рәсми мәгълүматлар әзер түгел) илдә 930 мең бала төшертү очрагы теркәлгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу - 40 меңгә күбрәк. Барлык абортларның нибары 3,4 проценты табиблар кушуы буенча ясалган. Россиядә кечкенә шәһәр халкы кадәр туарга да өлгермәгән сабыйларның гомерен өзгәннәр, дип чаң сукканнар министрлыкта. Ел саен юл һәлакәтләрендә дә чама белән шул кадәр кеше вафат була икән. Белгечләр тагын бер нәрсә өчен борчылу белдергән: 2014 елда аборт ясаткан һәр җиденче хатын-кыз карынындагы баладан дару эчеп кенә котылган. Бу исә булачак әниләрнең сәламәтлегенә зур зыян сала, дигәннәр. Мондый хатын-кызларның киләчәктә бала табу мөмкинлеге бермә-бер кими. Дөрес, вәзгыятьне химик абортларны тыю турындагы закон үзгәртергә мөмкин. Әлегә ул проект дәрәҗәсендә генә. Закон кабул ителгән очракта, даруханәләрдә кайбер даруларны сату тыелачак.
Бала төшертү очраклары күп булу - Россия өчен җитди проблема. Шуңа күрә кайберәүләр медицина учреждениеләрендә дә тәртип урнаштырырга кирәк, дип белдергән. Сүз аборт ясатырга килгән хатын-кызларга уйланырга вакыт бирмәгән табибларны җаваплылыкка тарту турында бара. Мәгълүм булганча, бу хакта күптән фикер алышалар инде. Әлеге эчтәлектәге закон проекты да бар. Гамәлдәге закон нигезендә, хатын-кыз баласын йөклелекнең 4-7 һәм 11-12 атнасында төшертә ала. Ләкин табибка мөрәҗәгать иткәч, абортка кадәр 48 сәгать үтәргә тиеш, дигәннәр. Йөклелекнең 8-10 атнасында исә әлеге операция, хатын-кыз хастаханәгә мөрәҗәгать иткәч, бер атнадан соң гына ясалырга тиеш. Шул рәвешле, гүзәл затларны ашыгыч адымнан саклап калмакчылар. Ак халат ияләрен һәм оешма җитәкчеләрен исә бер миллион сумга кадәр штраф белән куркыталар.
Ә менә әти булырга теләмәүче ир-атларны нишләтергә? Рәсми мәгълүматларга караганда, аборт ясатучы хатын-кызларның һәр алтынчысы булачак әтинең җаваплылыктан качарга теләве аркасында операциягә керә. "Гаиләдә бала туу күп очракта нәкъ менә ир-атларга бәйле, - дигән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча баш белгече Олег Аполихин. - Тәүге сөенече булган беренче ул-кызын хатын-кыз "үзе өчен" генә дә үстерә ала. Ә менә икенче һәм өченче бала нигездә ир-ат ризалыгы белән туа. Тик көчле затлар арасында мондый җаваплылыктан куркучылар саны арта".
"Куян йөрәк"ләр белән нишләргә дип баш ваткан арада, Россия Дәүләт Думасы депутатлары ир-атларны аборт чыгымнарын тотуга бәйле җаваплылыктан коткарган. Законга үзгәрешләрне "Гадел Россия" депутаты Алексей Лысяков тәкъдим иткән булган. Аның фикеренчә, ир-ат белән хатын-кыз аборт ясату турында карар кабул иткән икән, әти булмый калган кеше чыгымнарны тулысынча үзе капларга тиеш. Көчле затларны 100 сәгать мәҗбүри эш яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алу белән куркытканнар. Тик депутатлар закон проектын кире каккан. Алар әйтүенчә, әлеге гамәл илдәге абортлар санын киметергә ярдәм итмәячәк. Ә менә әти тиешле кешене эзләп табу, моны рәсми рәвештә ачыклау шактый чыгымнар таләп итәчәк. Туачак баладан котылырга теләүчеләр табиблар урынына ырым-шырым белән шөгыльләнүче әбиләргә мөрәҗәгать итә башларга мөмкин, дип тә шикләнгәннәр.
Белгеч фикере
Лилия САЛИХОВА, табиб-гинеколог:
- Икенче яки өченче булып туарга тиешле баласын төшертергә теләүчеләрне аңларга мөмкин. Күп очракта мондый йөклелек алдан уйланылмаган булып чыга. Ә менә очраша башларга да өлгермәгән егеттән бала көтүче яшьләрне табиб бүлмәсендә генә акылга утыртып булмый. Бүгенге буын, гомумән, әти-әни булырга әзер түгел. Яшьләр күп акча эшләп, яхшы машина сатып алырга, фатирлы булырга хыяллана. Ә бәхетле гаилә турында уйланучылар бик сирәк. Аборт ясатуны да гади операция дип кенә кабул итәләр. Булачак әтиләрне җаваплылыкка тартырга кирәк, дигән фикер белән килешәм. Югыйсә ир-атлар җиңел генә котылмакчы була.
Эльвира ВӘЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+