Бала арбалары урлауны кәсеп иткән
22 яшьлек ир-атка бала арбалары нигә кирәк булгандыр - моны аңа карата кузгатылган җинаять эше тикшерәчәк.
Казанлы берничә йортның подъезд ишекләрен ачып кереп, биредә калдырылган бала арбаларын урлаган. Башта аларны ул сиздерми генә урамга алып чыккан һәм шунда яшергән. Ә инде караңгы төшкәч, аларны алып киткән. Егет үзенең гаебен тулысы белән таныган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа