Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакча эшләтә, ашата, яшәтә

Дача сезоны башланды. Кыш буе яз якынлашканын көтеп яшәгән шәһәр халкы, ниһаять, үзләренең бакчаларына ашыкты.

Нәрсә генә дисәк тә, соңгы елларда кешеләр җиргә якыная төштеләр, участоклар сатып алып, шунда яшелчә-җиләк-җимеш үстерә башладылар. Дөресен әйткәндә, шәһәрдә яшәүчеләрне шәхси йорт, хуҗалык тәмен татырга  әлеге дә баягы явыз ковид  өйрәтте. Нәкъ менә шул чорда фатирларда ябылып яткан шәһәр халкы үз йорты, үз хуҗалыгы, иркен ишегаллары булган авыл халкыннан көнләшеп үлә язды. Җирдә эшләгәндә һәм бакчачылык серләрен белсәң, һәммәсен дә үстереп булганын да аңладылар алар. Соңгы елларда илебездә барган үзгәрешләр, шул ук санкцияләр һәм кибеттәге азык-төлекнең кыйбатлануы да җиргә, бакчаларга башка күзлектән караш ташларга кирәклеген күрсәтте. Шушы көннәрдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яисә  каты коммуналь калдыкларны  җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү буенча чыгымнар өлешен финанс белән тәэмин итү өчен республика бюджетыннан субсидия алуга гаризалар кабул итүне игълан итте. 

Бу уңайдан без Татарстан Бакчачылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Илдар улы Дәүләтшин белән әңгәмә кордык. Әлеге вазифаны ул 2020 елдан бирле башкара, моннан тыш Руслан Дәүләтшин «Алнас» бакчачылык ширкәтенең рәисе дә әле. Җитәкче фикеренчә, бакчачылар һәм ширкәтләр алдында торган четерекле сорауларны хәл итү өчен җиргә милек хуҗасы булу, анда төзелеш, ремонт һәм төзекләндерү эшләре алып бару өчен документларны тиешле тәртиптә рәсмиләштерү, урындагы хакимият органнары белән мөнәсәбәтләрне көйләү зарур. 

- Әйе, хөкүмәт субсидияләре турында бик яхшы беләбез, ел да дәүләт программаларында катнашырга тырышабыз. Әлмәт җирлегендә 118 бакчачылык ширкәте барлыгы билгеле. Бүгенге көндә юридик яктан шуларның 26 сы теркәү узган, башкалары ликвидацияләнгән. Эшләрен җиренә җиткереп, актив алып баручы ширкәтләрнең саны унау. Шулар арасында «Родник», «Алнас» үзҗирләрен 90 процент күләмдә эшкә җигәләр. Алар барлык программаларда да катнашалар. Мисал өчен, «Родник» бакчачылык ширкәте каты көнкүреш калдыклары мәйданына ия булды  һәм бункер алуга иреште. «Алнас» ширкәте бер километр озынлыктагы юл салдыра алды. Биредә ике бункер, су башнясы  урнаштырылган, скважина да борауланды.  Шушындый ук эшләр башкарылган тагын берничә ширкәт бар. Күп кенә ширкәтләрнең рәисләре пенсия яшендәге кешеләр, алар белән аңлату эшләре алып барабыз, ләкин бик авыр. Заманча ритмга күчеп китү күбесе өчен бик кыен, ә яшьләр әлеге вазифада эшләргә теләмиләр. Аннан соң членлык взносларын җыю бик кыен -бакчачылар түләргә теләми. Бакчачылык ширкәтләренең эшчәнлеге, нигездә, әгъзалык өчен түләнгән взнос акчалары исәбенә оештырыла бит. Әле бит ут, су, юллар белән тәэмин ителеш кебек проблемаларны чишү өстендә дә эшләү таләп ителә. Су - бакчачылар өчен төп ресурс. «Буровик», «Алнас», «Родник» ширкәтләре су белән тәэмин ителгән, ә башкаларда мондый мөмкинлекләр әлегә чикле, - дип сөйләде Руслан Дәүләтшин.

Ширкәтләрне кабаттан торгызу эшен норматив документларны тәртипкә китерүдән башларга кирәклеге көн кебек ачык. Күп кенә ширкәт рәисләре бу эшне ничек, кайдан башларга кирәклеген дә белмиләр. Шуңа күрә дә РусланДәүләтшин аларга ярдәм кулы сузарга әзер булуын белдерде. 

- Әлмәт бакчачылары безнең Ленин урамындагы 1а йорты адресы буенча урнашкан офисыбызга килә алалар. Без бинаның 2 нче катында 2 нче бүлмәдә утырабыз. Иртәнге сәгать сигездән алып кичке бишкә кадәр эшлибез. 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр - төшке аш вакыты. Шимбә, якшәмбе - ял көннәре. Элемтәгә керү өчен телефон -89179121422, - дип хәбәр итте җитәкче.

 

 Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса