Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бабаларыбыз рухы рәнҗемәсен иде

Тагын язлар килде. Тик бу яз үзенчә, гел үзгә.

Кеше холкы кебек: бер елмая, бер шашып көлә, әле моңсулана, елап та ала, үкси дә. Әйе. Һәрбарчабыз үзенчә, төрле. Күңелләр тулган чак та була, язгы ташкын кебек, ярсып та китә. Ярлардан ташкын булып ташып, тугайлар буенча җәелеп киткән чак та була.

Менә Бөек Җиңү бәйрәме дә артта калды. Олылап, хөрмәтләп, сугыш елларында батырлык күрсәткән әби-бабаларыбызны искә алдык. Алар әлеге хөрмәткә бик тә лаек. Баш иябез сезнең алда,илебезнең батыр халкы! Тарих җуелмый, беркая да китми, тарих кабатлана. Узган гасыр батырлыгынонытмыйбыз, истә тотабыз. Әлеге батырлыкка тигезләнәбез. Рухыбызны, иманыбызны ныгытабыз, чыныгабыз. Кече буынга үрнәк бу. Тарихын белгән халык югалмый, җуелмый. Әле бүгенге көндә дә батыр егетләребез илебез данын саклап яу кырында. 

Шулай язгандыр инде. Һәр көннең үз ризыгы, үз күрәчәге. Курку белмәс, батыр халкым, синең рухың ныклыгы, җаныңның тынгы белмәслеге яшәтә, көч бирә, яшәү дәрте өсти.

Якты истәлекләр, күңелле мизгелләр, балачак хатирәләре - болар барысы да тормышыбызны бизәп, алга таба яшәргә көч, дәрт бирә.

Әби-бабамнарны бик яраттым мин. Кечкенә вакыттан, җай чыгу белән, гел алар янына ашкына идем. Бәхетле, рәхәт еллар, әбиле-бабайлы, әтиле- әниле булулар. Ике бабам да ил батыры, курку белмәс сугышчы. Ватан дәшү белән алар сугышка китәләр. Үзләренең бурычларын үтәп, каты яраланып, күкрәк тутырып, орден-медальгә күмелеп, Ватанга әйләнеп кайтып, туган авылларында, илне торгызуда зур хезмәт куялар. Берсе батыр танкист Якупов Һади Йосып улы. Танкы белән яна да, суга да бата, чолганышка эләгеп, айлар буе сазлыкта да ята. Ләкин беркайчан зарланмый - нык була, тормышны, безне бик ярата. Шул аңа яшәргә көч бирә.

Икенче бабам - Батталов Гәрәй Исламгәрәй улы. Ул курку белмәс разведчик була. Сугышчан һәр биремне төгәл үти, таләпчән була. Аны сугышчан дуслары бик хөрмәт итәләр. Рус егете белән ашын да, соңгы кисәк ипиен дә, җан җылысын да бүлешә алар. Бабам минага эләгеп аягы өзелә, кулы каты яралана. Дусты аны үзебезнекеләр янына алып чыгып, тормыш бүләк итә. Бабам бер аяклы булса да, туган авылына кайтып, үз көченнән килгәнчә ярдәм итә. Колхозда эшли. Шушындый зур батырлыклар, авырлыклар аша яулап алынган илебез азатлыгын без сакларга тиеш. Аны югалтсак, килер буыннар гафу итмәс безне. Ә бабаларыбыз рухы рәнҗер.

Луиза Фарукшина, Мәмәт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса