Айрат Хәйруллин тәрҗемәче турында соңгы сүзен әйтте
"Яшел фитнес" проектын ачу тантанасында тәрҗемәче тарафыннан яңгыраган сүзләр әле һаман күпләрнең теленнән төшми.
АГНИ укытучысы Роза Хөсәенованың "город имеет Айрата Ринатовича, но самое главное, что он имеет вас. Это самый важный момент" дигән сүзләре уңаеннан район башлыгы соңгы сүзен әйтте: "Әлеге тема буенча мин барысын да тынычланырга һәм башкача сүз куертмаска чакырам. Минем эшем дә, мәшәкатьләрем дә шактый күп, бу турыда сөйләшергә, аны тикшерергә вакытым юк", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа