Җәмгыять

Айрат Хәйруллин әлмәтлеләрне шәхсән кабул итте

Очрашуда әлмәтлеләр үз проблемалары турында гына сөйләп калмадылар, Айрат Ринатовичка шәһәр һәм район тормышындагы уңай үзгәрешләр өчен ихлас рәхмәт тә белдерделәр.

Айрат Хәйруллин җаваплы кешеләргә кабул итүдә яңгыраган һәр сорауны аерым-аерым тикшерергә һәм аларны хәл итү юлларын табарга кушты.

Әйтик, эшмәкәр Йосыф Кулиев Әлмәттә урам кинотеатры булуны тели икән. Айрат Ринатович әлеге идеяне хуплавын белдерде һәм проектны тормышка ашыру буенча чаралар күрергә кушты.

Реклама


Айрат Хәйруллинга хәтта Казанның «Счастливые истории» хәйрия фонды җитәкчеләре дә мөрәҗәгать итте. Алар 2016 елда Әлмәттә китап фестивале үткәрүдә ярдәм итүне сорыйлар. Айрат Ринатович мондый чараларны үткрергә кирәклеген, шуның белән кешеләрне китап укуга җәлеп итәргә мөмкин булуын билгеләп үтте. Шәһәр һәм район җитәкчелеге фестивальне үткәрүдә ярдәм итәчәк дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Айрат Хәйруллин әлмәтлеләрне шәхсән кабул итте
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять