Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айрат Хәйруллин: “Барыгызны да эшләргә мәҗбүр итәчәкбез”

Әлмәт район башлыгы Айрат Хәйруллин торак-коммуналь хуҗалык тармагын тәртипкә китеререргә вәгъдә бирде.

Район Советының 8 нче сессиясендә һәм шәһәр Советының 8 нче утырышында ТКХ темасы да тикшерелде. 24 нче мәктәптә яз көне булып узган халыкның зур митингы уңаеннан "10 һәм 12 нче ЖЭУ" тәнкыйть утына тотылды. "Без барыбер монда тәртип урнаштырачакбыз, барыгызны да эшләргә мәҗбүр итәчәкбез", - диде район башлыгы. Ул депутатларга актив халык ышанычлыларыннан комиссия төзергә сорап мөрәҗәгать итте. Депутатлар бу тәкъдимне хупладылар. Узган ел халыктан барлыгы 7503 мөрәҗәгать кергән. Аларның иң күбе ТКХ буенча икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса