Авыл юллары яңарачак
Әлеге кирәкле эш республика хисабына мөмкин булачак.
Әлмәт районы төзелеш, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе хәбәр иткәнчә, быел бу изге эшкә Татарстан бюджетыннан 50 млн сум акча юнәлдерелә. Ул суммага Гөлбакча, Васильевка, Түбән Мактама бистәсе, Ямаш, Кләмәнтәй, Багряж-Никольск, Новотроицк, Кәләй, Ерсубай, Кичү, Рус Акташы, Сөләй һәм Әлмәт авыл җирлекләренең берәр урамында таш түшәлергә тиеш. Бу эш инде башланган ди белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа