Авыл урамнарына яктылык кайта
Яңа елдан авыллар кабат яктыртыла башлаячак.
2014 елдан республикада яңа социаль программаны тормышка ашыру максатыннан авыл урамнары яктыртыла башлаячак.
Әлеге программа нигезендә 2014 һәр муниципаль берәмлеккә 5 миллион сум бүлеп биреләчәк. Барлыгы әлеге эшкә 225 миллион сум финанс чыгымнары тотылачак. Бу программага 686 объект кертелгән, 13100 яктырткыч, 804 идарә щиты һ.б. кую күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа