Автомобильдән бер капчык дары тапканнар
Яр Чаллыда "Тула-1" постында хезмәткәрләр ике ир-ат утырган автомобильне туктаталар. Полиция машина багажнигыннан бер капчык дары һәм "Коран" дип язылган диск таба.
Ир-атлар әбиләрен күмеп кайтып килүләрен, аның дары заводында эшләгән булуын әйтә. Ирләр үзләре исә аучылык белән шөгыльләнә икән. Дарыны шуңа алганнар. Машинада табылган пычак һәм дисклар уңаеннан алар бу хакта берни белмәвен белдерәләр. Хәзер тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа