Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Автомобильдән баш тарта аласызмы?

Арабызда андый тәвәккәлләр бар икән, димәк 22 сентябрь сезнең көн!

Бу көнне барлык торак пунктларда «Автомобильсез бер көн» исемле бөтендөнья акциясе узачак. Әлеге чара машиналарның әйләнә-тирәгә булган зыяны хакында искә төшерергә һәм бер көнгә булса да аны киметеп тору максатыннан оештырыла. Уртача бер автомобиль атмосферага янган ягулык аша 5-6 кг зарарлы матдә бүлеп чыгара икән. Быелгы акциянең девизы - «Шәһәр - кешеләр һәм яшәеш өчен җирлек».
Бу көнне экология сагында торучылар автомобильләрне бер көнгә генә булса да кабызмый торып, шәһәр транспортында, җәяү яки велосипедларда йөрергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса