Автомобиль нигә яна?
Иң беренче чиратта, кеше факторына бәйле рәвештә, ди белгечләр.
Янгынга китергән техник сәбәпләргә килгәндә, янгын сүндерүчеләр электр җайланмаларында кыска ялганыш яисә ягулык агуны атый. Әгәр дә автомобиль моторы эшләми яки авырлык белән генә эшли икән, ә капот астыннан төтен чыга башлый - бу тиз арада чарасын күрә башлауга чаң.
Вакыйга юлда барганда килеп чыкса, тиз арада автомобильне туктатып, пассажирларны төшерергә, һәрбер машина булырга тиешле янгын сүндерү җайланмасы белән кулланып карарга. Капотны ачу тыела, чөнки бу утның кислород кереп, көчлерәк агым алуына китерергә мөмкин ди. Машина янып китү өчен уртача 45 секунд үтә. Шуңа да бик тиз булырга кирәк.
Тагын бер сәбәп - салонда яки гаржда тәмәке тарту. Бу яман гадәт аркасында гаражда янгын чыга һәм котылгысыз нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа