Автоледиларга көтелмәгән бүләк ясалды
Әлмәт ЮХИДИ инспекторлары таныклык алырга яки аны алмаштырырга килгән хатын-кызларга бүләк әзерләп куйган иде.
Машина йөртү таныклыгын алырга яки алмаштырырга килүчеләргә чәчәк бәйләмнәре бирделәр.
- Шул рәвешле без автоледиларга хөрмәтебезне белдерергә уйладык.
Алар юлда ирләргә караганда да игътибарлырак әле, - диде Әлмәт буенча ЮХИДИ ның өлкән инспекторы Айрат Мөхәмәдиев.
Гүзәл затлар дулкынлануларын һәм сөенечләрен яшермәде. Әлеге акциядән һәркем канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia