Авария торышындагы йортларда яшәүчеләр яңа фатирларга күчте (+фотолар)
Калабызда авария торышындагы торак фондта яшәүчеләрне башка йортларга күчерү дәвам итә. Шушы көннәрдә Любовь Баталева да яңа фатирдан ачкыч алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин аны үзе тәбрик итәргә килде.
Әлмәттә гражданнарны авария торышындагы торак фондтан күчерү буенча 2013-2015 елларга исәпләнгән программа нигезендә 17 йортта яшәүче 119 гаиләне күчерү планлаштырылган булган. Республика җитәкчелеге аларны социаль ипотека буенча төзелгән яңа йортлардан фатирлар белән тәэмин итү турында карар кабул иткән. Авария торышындагы йортлар исемлегендә Любовь Баталева моңа кадәр кызы белән яшәгән Клара Цеткин урамындагы 63 нче йорт та кертелгән. Ниһаять, алар да заманча шартлар тудырылган өр-яңа йорттан фатир алу бәхетенә ирештеләр.
- Йортыбызда яшәү куркыныч иде. Иске йорт иске инде. Ремонт ясап кына котыла торган түгел. Түшәмнән коела иде, идәннәр агачтан, подьезддан да сакланып кына йөрергә кирәк. Безнең анда торак мәйдан 43 квадрат метр иде, ә биредә 57,6 квадрат метр. Бүлмәләр иркен, якты, икесе ике якка карап тора. Газы-суы тоташтырылган, подьезд чиста. Миңа районы ошады, тыныч, тукталыш янәшәдә, - диде Любовь Баталева.
Матур, уңайлы, иркен фатирлы булу - һәркемнең хыялы. Хәзер кухняларның, санузелның зур итеп төзелүе дә бигрәк тә хуҗабикәләрне шатландыра. Иске йортлардан аермалы буларак, кер юу машиналарын куяр өчен дә, суыткыч, шкаф-өстәлләр урнаштырганнан соң бергәләшеп шунда гына табын корырга да урын җитәрлек.
Фатирга документлар артыннан йөрү дә зур мәшәкатьләр тудырмаган. Район башкарма комитеты, шәхсән аның җитәкчесе Айрат Хәйруллин килеп туган сорауларны чишәргә ярдәм иткән.
Айрат Хәйруллин Любовь Баталевага истәлекле бүләк белән килде, теләкләрен җиткерде. Чәй табыны артында район башкрама комитеты җитәкчесе хуҗабикәнең хәл-әхвәлләрен сорашты, шәһәрдә нинди проблемалар борчуы белән кызыксынды.
Әлмәтебез матур, күңелгә якын, тормыш итәр өчен барлык шартлар тудырылган - монда туып, монда үсмәсә дә, Айрат Хәйруллин да шундый фикердә булуын белдерде һәм киләчәктә дә биредә яшәүчеләр өчен уңайлыклар, җылы мохит тудыру эшенең дәвам итәчәген билгеләп үтте.




Ирина Апачаева
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia