Җәмгыять

Ау мылтыгыннан атып үтергәннәр

Якшәмбе көнне төнге унбердә Казан янындагы «Лагерная» бакчачылык җәмгыятендә үтерү факты теркәлгән.

Биредә яшәүчеләр бакча йорты янында ике кешенең үле гәүдәсенә тап булалар. Әлегә аларның кем икәнлеге билгеле түгел. Мәетләр янында ау мылтыгы һәм гильзалар табылган.

Реклама

Урында оператив төркем эшли. Тикшерү версиясе буенча, ирләрнең икесен дә билгесез кешеләр низаг вакытында атканнар. Үтерүчеләрне эзлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ау мылтыгыннан атып үтергәннәр
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять