Атна башында төнлә салкын һава торышы саклана
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, төннәрен чагыштырмача салкын һава торышы атна башында да саклана әле.
13 мартта республикада аязучан болытлы һава, явым төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача җил. Төнлә минималь һава температурасы -4 тән -9 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр булачак. Көндез максималь температура 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта, дип фаразлана. Юлларда бозлавык сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа