Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ат алсаң — арба кирәк, Хатын алсаң... бар да кирәк!

Әйе, татар халкында шундый әйтем бар, җәмәгать. Телибезме-юкмы, бу, чынлап та, шулай бит. “Яратам” дип әйткәнсең икән, нәрсә сораса да, акча жәл түгел. Бәйрәм көннәрендә, бигрәк тә 8 Мартта, бүләк-чәчәкләр бүләк итәргә тырышабыз. Бу көннәрдә ир-егетләрнең тыз-быз йөгергәләгән вакыты. Бигрәк тә бәйрәм көне якынлашканда аяклар җиргә тими. Бүләк сайланып очып йөрибез, йөгерәбез, хезмәттәшләрне, якын әби-апаларыбызны котларга дип тә ашыгабыз.

Ир-егетләр колагына гына җиткерәсе киңәш-теләгем дә бар. Кемгә һәм кайсы көнне чәчәк яисә бүләк бирүнең дә үз тәртибе бар икән. Мин моны күптән түгел Интернет челтәреннән укыдым. Эш шунда ки: әгәр дә сезнең 6-7 мартта урамнан зур чәчәк бәйләме тотып китеп баруыгызны берәрсе күреп таныса, сак булыгыз, чөнки хәләленә беркем дә бу көнне андый бүләк эшләми. Имеш, 6 мартта чәчәк бәйләмен сөяркәгә бүләк итәләр, ди. 7 марттагысы хезмәт­тәш­ләргә тәгаенләнә икән. 8 Мартта матур бәйләм кемгә эләгә дип уйлыйсыз? Түгел шул, өйдәге хәләлгә түгел, “любимой женщине” диелгән. Аның статусы сөяркә белән хатын арасындагы асыл зат микән? Һәм нәтиҗә дә ясап куйганнар. Имеш, сезгә якын гүзәл зат­лар арасында чәчәксез калганы булса, анысы — үзегезнең хатыныгыз булыр, диелгән.

 

Бәйрәм җитте. Урамда яз исе килә башлауга ук 8 Мартка дип әзерләгән акчаларыбызны чамалыйбыз. Акча мәсьәләсен хәл иткәч, тагын да катлаулырак проблема туа: чәчәк алыргамы, әллә инде бүләккә тырыштырыргамы?

 

Бүләккә караганда, мин акчалата бирүне өстенрәк күрәм. Бүләк тә алганым булды. Авыз пеште. Юк инде, бүләкләрне бутап бир­гәндер дип уйламагыз тагын. Яшьрәк чакта, хакы кыйммәт булгач, яхшырактыр, дип, иннек бүләк иттем. “Башка төстәгесе юк идемени, иренгә буягач, мәет төсенә кертә бит”, дип әйткәч, нык үпкәләдем. Икенче 8 Мартта алдагы җәйдән үк ошатып, үзенә килешле булыр дип сатып алган футболка бүләк иткәнем хәтердә. Төсе дә, фасоны да ул яратканча иде. Бүләгемне яратып кабул итәр кебек иде. Бу юлы “Инде 25 ел бергә яшибез, нинди үлчәм кигәнемне дә белмисең!” дип, бүләкне сүзсез генә алды. Әле булса кигәне юк...

 

Акчалата бирсәң, кем әйтмешли “проблем меньше”. Аннары, бераз акча кушып, үзенең күңеленә хуш килгәнен дә алала бит. Онытып торам: хәләлем әле Яңа ел бәйрәме алдыннан гына соры чәшке тун алды. Бәясе арзан бул­ган өчен кара төстәгесен алмагандыр, күрәсең, дип уйладым. Ничектер, бәйрәмнәрдән соң өстәл тартмасын актарганда әлеге тун бәясе беркетмәсен күрдем дә бөтенләй телсез калдым — 200 мең сум! Әһә, мәйтәм, фәлән ел буе хатын-кызлар бәйрәмендә бүләкне акчалата биреп ялгышмаганмын. Димәк, җыеп барган. Әле акчалата гына бирергә булдым... Кредит түләргә булса да тотыныр...

 

Яратып гомер кичергән хатынга бүләге дә, акчасы да жәл түгел, җәмәгать. Бәйрәмне дә 6 марттан башлый торган өлгер, дәртле егетләр исемлегеннән байтак еллар элек төшеп калдым. Гаилә коргач, матур итеп яшәргә, дөнья көтәргә дә кирәк. Яшәешнең болай да асты-өскә килгән чагы. Кү­ңелсез хәбәрләр җанны телгәли. Башкортстанда һәр икенче гаилә тулы түгел. Республикада 30 мең әти балаларын ялгызы тәрбияли. Ә балаларын ирсез үстерүче әниләр 265 меңгә җитә. Гаиләң тулы, балаларың ишле һәм тәрбияле булса, “тыз-быз” чабуны без, ир-атлар, олы бәхет дип кабул итәбез. Һәрберебезнең бәхетле гаилә булдырасы, сөеп-сөелеп яшисе килә.

 

Гаиләдәге үзара яхшы мөгамәлә, җылылык — минемчә, җирдә кешеләр бәхетенең иң матур чагылышы да. Ә гаиләнең бәхетле булуы әти-әнинең, бала­ларның үзара яратуында күренә. Әлбәттә, гаиләдә кемнең “баш”, кемнең “муен” булуы турында бәхәсләр беркайчан да туктамас. Галим-белгечләр фикере дә бер­төрле түгел. Бәйрәм алдыннан әлеге бәхәсне “сүтеп” карарга булдык. Бу эштә безгә танылган психолог Елена Амбросеваның ки­ңәшләре ярдәм итте. Гаилә учагын сүндермәсен, ире һәм балалары тарафыннан яратылып яшәсен өчен хатын-кыз нинди киңәш­ләрне тотарга тиеш?

 

1. Хатын-кыз икәнеңне онытма!

 

Йомшак бул, бу үзеңә дә файдалы булачак. Социологлар, никах таркалуга гаиләдәге өстенлек өчен көрәш сәбәпче, дигән фикердә. Гаиләдә ирегез үзенең көчлерәк булуын тойсын. Бу бит әле аның яхшырак булуын аңлатмый.

 

2. Үзгәртергә мөмкин булмаганны үзгәртергә тырышма!

 

Ирегездә уңай сыйфатларны гына күрергә тырышыгыз. Начар якларын, гомумән, онытырга кирәк. Иң киң таралган хата – икенче яртыңны үзгәртергә теләү. Мондый теләк беркайчан да уңай нәтиҗә бирмәячәк.

 

3. Саран булма!

 

Тыйнак бул. Әгәр аның мөмкинлеге юк икән, кыйммәт бүләкләр сорама. Үзеңне һәм иреңне сездән баерак кешеләр белән чагыштырма. Иң яхшысы — аңа чыгымнарны киметергә һәм акчаны янга калдырырга ярдәм ит.

 

4. Рәхмәтле бул!

 

Иреңә рәхмәтле бул, шул чагында ул сиңа тагын да күбрәк яхшылык эшләргә тырышыр. Вакытында мактау сүзләрен әйтергә онытма, ир-егетләр мактаганны ярата.

 

5. Ирең өчен кызыклы булырга тырыш!

 

Аралашу өчен уртак темалар табарга омтыл, аның нәрсә яратуын бел. Уртак мәнфәгатьләр, уй-фикерләр ир белән хатынны рухи яктан якынайта. Шуңа күрә никахка кергәнче егет белән кызның бер-берсенең белем дәрәҗәсен исәпкә алу мотлак.

 

6. Елмай!

 

Ирең янында күбрәк елмаерга кирәк. Ихлас елмаю хатын-кызны тагын да бизи һәм һәрбер ирнең үз хәләлен матур итеп күрәсе килә. Тормышыннан шат һәм канәгать хатынын күрү иргә энергия өсти. Истән чыгармагыз: хатын-кыз, ир-егеттән аермалы буларак, энергияне табигатьтән алырга сәләтле. Галимнәр фикеренчә, үзенең караңгы чырае белән хатын-кыз, иртәме-соңмы, ирендәге иң көчле хисне дә юкка чыгарырга мөмкин.

 

7. Акыллы, зирәк бул!

 

Иреңә бәйләнмә! Психологлар, гомумән, ирне тәнкыйть­ләргә ярамый, дип киңәш итә. Чөнки гүзәл затларның үзләре әйткәннән дә хәтәррәк сүзләр ишетүе бар. Мондый талаш проблеманы хәл итүгә берничек тә ярдәм итми. Ничек булса да тынычлык сакла, хаклы булсаң да ызгышның зурга китүенә юл куйма. Теләгеңә ирешү өчен үзеңне дә, иреңне дә тынычландыр. Ызгыш зурга киткән очракта да бервакытта да иреңне аерылышу белән куркытма. Аны кискен карар кабул итүгә этәрмә. Югыйсә, аның да аерылышуны иң дөрес адым дип нәтиҗә ясавы бар.

 

8. Көнлә, әмма артыгын кыланма!

 

Иргә ышанырга һәм шул ук вакытта аның сине ничек яратуын тик­шерергә дә кирәк. Саф көнләү генә хисләрне ныгыта, көчәйтә. Аның кем белән аралашуына, эшләвенә синең битараф булма­выңны да ирең аңласа, яхшырак булыр. Әмма “тәртәдән” чыгарга ярамый, ызгышларга юл куйма.

 

9. Үзеңне яратырга кирәк!

 

Ир-егетнең йөрәге таш түгел. Әгәр син аның һәрвакытта да үзеңнеке булуын телисең икән, һәрвакыт яхшы формада калырга тырыш. Үзеңнең төс-кыяфәтең, тәнеңнең матурлыгын кайгырт. Аның өчен генә матур итеп киенергә, косметика һәм хушбуй кулланырга кирәклеген истән чыгарма.

 

10. Ягымлы бул!

 

Еллар үтү белән сөю-мәхәббәт хисләре юкка чыга дигән сүзгә ышанма. Алар кеше белән бергә үсә. Моның өчен вакыт-вакыт “учакка утын ташлап торырга” кирәк. Шулай итсәң, аның ялкыны да көчлерәк булыр. Ике арадагы мөнәсәбәтләрне җанландырып тору мөһим. Бу – гөлләргә су сипкән кебек. Шул вакытта мәхәббәтегез чәчәк атар.

 

11. “Чүп-чар”ны өйдән чыгарма!

 

Гаиләдәге серләрне сакла. Ике арадагы проблемаларны читләргә сөйләмә. Каршылыклы, бәхәсле хәлләрне үзегез хәл итегез.

 

12. Тавыш күтәрмә, кычкырма!

 

Иреңә тавышыңны күтәрергә тырышма. Бигрәк тә балалар янәшәдә булганда. Алар өлкән­нәрдән үрнәк ала. Шуны онытма: иренә кычкыручы хатын-кыз, беренчедән, ирен мыскыл итә, икенчедән, тавыш күтәрүең белән син үзеңнең өстенрәк булуыңны күрсәтергә телисең. Ә монысы — начар холык чагылышы.

 

13. “Кызган баш”тан нәтиҗә ясама!

 

Нинди генә хәл килеп туса да, иң беренче чиратта иреңне гаепләргә тырышма. Әгәр ул сине үпкәләткән яисә кәефе кырылган булса, сәбәбен үзеңнән эзлә. Бәлки, ул эштән арып кайткандыр, сәла­мәтлеге белән бәйле проблема тугандыр?

 

14. Иреңә тугры бул!

 

Аңа һәрвакыт тугры, ышанычлы дус булып кал. Бигрәк тә аңа авыр минутларда. Кыен хәлләрдә һәр­вакыт ярдәм ит. Үзеңнең ирең өчен иң якын кеше булуыңны исеңдә тот.

 

15. Өең пөхтә булсын!

 

Син өйдәге пөхтәлек һәм аш-су бүлмәсе өчен генә түгел, гаиләдәге иминлек, тынычлык өчен дә җаваплы. Әтиләре йоклаганда, ял иткәндә балаларны тавышланудан тый. Өйдәге мохитне әледән-әле үзгәртеп торырга кирәк. Бертөрле­лек ялкыта. Әгәр ирегезнең вакыты бар икән, эшне гаилә белән бергә башкарыгыз, берлектәге хезмәт гаиләне ныгыта.

 

16. Үзеңне камилләштер!

 

Яңа мавыгу төрен тап. Көндәлек өй мәшәкатьләренә бикләнеп яшәмә, үзеңә кызыклы шөгыль эзлә. Әмма бу ике арадагы мөнә­сәбәтләргә зыян китерерлек булмасын.

 

17. Өй мәшәкатьләрен ярат!

 

Өйдәге мәшәкать-эшләрне яратып башкарырга кирәк. Йорт-ихата тирәсендәге эшләр стрессны киметә.

 

18. Ямансулама!

 

Тормыштагы күңелсез хәлләрне онытып, үткәндәге күңелле һәм шатлыклы вакыйгалар турында күбрәк уйларга кирәк.

 

19. Иреңнең эшен ошат!

 

Иреңнең эш үзенчәлекләре белән килешергә, ризалашырга тырыш. Әгәр эштән соңрак кайтса, яки командировкага китсә, ачуың килмәсен, аны аңларга тырыш. Эштән кайтканда шатлыклы кәеф белән каршы ал. Сүзеңне яхшы хәбәрләрдән башла. Ул синең көткәнеңне һәм бик сагынганыңны тойсын.

 

20. Романтика турында онытма!

 

Романтика өчен дә вакыт табыгыз. Табигать кочагында ешрак бергәләп йөрергә тырышыгыз. Икегез өчен дә бердәй кызыклы булган шөгыльләр табарга омтылыгыз. Психологлар гаилә парларына вакытны мөмкин кадәр күбрәк бергә үткәрергә киңәш итә. Шул чагында гаиләдәге аңлашылмаучанлыклар да арткы планда калачак.
 

Олег Төхвәтуллин

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса