Артык беркатлы булмыйк
Резеда Исмәгыйлева Кырыгалдарлар турында газетабыз битләрендә язып, халыкны кисәтеп киләбез, ә кешеләр һаман да мошенниклар ятьмәсенә эләгә торалар
Республика буенча статистик мәгълүматлар бүгенге көндә иң күп алданучылар әлмәтлеләр икәнен дәлилли.
Узган атнада гына да Әлмәт эчке эшләр бүлегенең дежур частенә кибермошенниклар гамәлләреннән зыян күргән гражданнардан 11 гариза кергән. Китерелгән матди зыянның гомуми суммасы 3,5 миллион сумнан артып киткән.
- Әлеге очракларда без классик схемаларны теркәдек: бу янәсе «банк хезмәткәрләре» яки «хокук саклау органнары»ннан акчаны «куркынычсыз счетларга» күчерүне таләп итеп шалтыратулар, СМС-хәбәрләрдән кодларга керү омтылышлары. Кызганыч, гражданнарның уяулыгы җинаятьчеләр тарафыннан психологик басым ясаганда юкка чыга, - дип хәбәр иттеләр бүлек хезмәткәрләре.
Халыкны ничек алданмаска өйрәтергә соң? Әйе, бер белмәгән, чит-ят номерны алмаска, әйткәннәргә ышанмаска дибез. Кешеләр моны үзләре дә бик яхшы белә бит, тик ни өчендер билгесез номердан шалтырату кергәч, телефоннарын күтәрәләр, сөйләшә башлыйлар. Сүз арты сүз китә, алга таба кеше чын «зомби»га әйләнә башлый. Банкка барып кредитлар рәсмиләштерә, аларны кырыгалдарларның счетларына күчерә. Шуңа да карамастан иң мөһиме – сак булыйк, уяу булыйк, сөйләшергә бик яратсак та, телефонга таныш булмаган номердан килгән шалтыратуларга җавап бирүдән тыелыйк.
Тагын бер кат искәртәбез - банк хезмәткәрләре беркайчан да кешеләргә шалтыратмый, шәхси мәгълүмат сорамый һәм исәп-хисап белән нинди дә булса операцияләр башкарырга тәкъдим итми. Банк мәсьәләләре буенча үз банкыңа үзең шалтырату яхшырак.
Бөртекләп, тырышып җыйган маллардан колак кагарга язмасын беребезгә дә. Мошенниклык гамәле ачыкланганда кичекмәстән «02», «102» номерларына шалтыратып хәбәр итү дә зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia