Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аралашу ике якны якынайтты

5 октябрь көнне ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов районның ветераннар активы белән очрашты. Чара Өлкәннәр көненә багышлап игълан ителгән декада кысаларында "Ветеран" үзәгендә үтте.


Мәҗит Салихов очрашуны ачып, күптән түгел биредә булган Өлкәннәр көнендә күтәрелгән мәсьәләләрнең чишелә башлавын хәбәр итте.
Районда бүген 39 меңнән артык ветеран яши. 26 сентябрьдән башлап барлык оешма-предприятиеләрдә, ТОСМСларда, авыл җирлекләрендә өлкән буын хөрмәтләнә. Мәгълүм булганча, октябрь ахырына кадәр "Көнбатыш" сәүдә комплексында түбән бәягә авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча ярминкәләр оештырыла. Шушы көннәрдә "Игелекле телефон" хәйрия акциясе дә старт алды. Безнең районда акция кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдәге 193 пенсионер һәм инвалидка кәрәзле телефоннар өләшенәчәк.
Артем Сидоров ветераннар активын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте исеменнән бәйрәм белән тәбрик итте һәм хезмәтләре, республика тормышында актив катнашулары, яшь буынны тәрбияләүдә үз өлешләрен кертүләре өчен рәхмәтен җиткерде:
- Без һәрвакыт өлкән буынның киңәшләренә мохтаҗ. Сезнең өчен уңайлы тормыш шартлары тудыру республиканың дәүләт власте органнары эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бүген шәһәрегездә дә күп гамәлләр кылына. Әлмәт районында игътибардан читтә калган бер генә ветеран да юктыр, мөгаен.
Үз чыгышында Артем Сидоров республикада гамәлгә ашырылучы программалар турында мәгълүмат җиткерде. Ветераннарга торак бирү, беренче медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән "Гаилә табибы" әнә шундыйлардан. Торак-коммуналь хуҗалык, элемтә, транспорт хезмәтләрен ташламалы күрсәтү буенча эшчәнлек алып баруның тукталганы юк. Бу уңайдан министр район башлыгына ветераннарга даими ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуда ветераннар активының яшьләр белән эшчәнлеге, иҗади һәм спорт уңышлары турында да сүз барды. Алар хакында тулы доклад белән ветераннар советы рәисе урынбасары Анатолий Никифоркин чыгыш ясады.
Л.СИБГАТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250