Аракы сату арткан, ә эчкечелек кимегән...
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, безнең илдә бер елга бер кешегә уртача 10 литр аракы туры килә икән.
Ә 2009 елда бу күрсәткеч бер ярымга күбрәк булып, 15 литрны күрсәткән. Шушы елдан башлап алкоголизм белән бәйле проблемалар һәм авырулар да кимегән. 30% ка спиртлы эчемлекләрдән агулану очраклары да кимегән. Тәүге тапкыр алкоголизм дигән диагноз белән авыручылар да 37 % ка азрак теркәлгән.
Статистика мәгълүматлары буенча, бездә иң күбе чит илдә чыккан аракыларны алдап саталар. Бездә җитештерелгән аракының 3,8 % ы контрафакт санала.
Росстат хәбәр иткәнчә, 2016 елда узган ел белән чагыштырганда аракы җитештерү 16,1 % ка арткан. Әмма "чиста" аракы саны шул ук күләмдә калган. Күп кенә оешмалар законсыз рәвештә спирт җитештерүдән туктап, үз эшләрен законлаштырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа