Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана теле: “Исәнмесез”, “Нихәлләр”, “Саумысез”! Кайсы дөрес?

Синонимия нигезләре. Мәгънә=сүз тәңгәллеген эзләү дәвам итә. Үткән язмаларда без сөйләм оештырганда “мәгънә = сүз тәңгәллеге” максатын куйганда, ике үзәкнең дә тигезлегенә ирешү өчен телебездә бөтен шартларның да барлыгына инандык кебек.

Мәсәлән, бу кыйблада бер мөһим фактка игътибар итми калмагансыздыр – телебездә күпчелек очракта бер мәгънәгә берничә мәгънәдәш тел чарасы (синоним) бар. Сайлап ал, рәхәтлән; сүздән башка чаралар да әлләкүпме. Татар теле белән эш итәбез шул! Аның байлыгы!!!

Белгеч галимнәр моны болай аңлата: “Татар теле – синонимнарга бай тел. Бу, мөгаен, телебезнең борынгыдан ук яшәп, чарланып килүеннән, халкыбызның мәгълүматлы, укымышлы тарихи халык булуыннан, үз теленә яратып, игътибар һәм ихтирам белән каравыннандыр (Ш.С.Ханбикова, Ф.С.Сафиуллина. Синонимнар сүзлеге, Казан, “Хәтер” нәшр.,1999, 3 б.).Үзебездән дә өстик: телебезнең синонимга бай булу сәбәпләреннән ул тагын халкыбызның хезмәткә бик хирес булып, күп төрле һөнәр белән мәшгуль булуында, бу кыйблада нинди яңалык бар, аңа шундук ябышуында, аеруча сәүдә белән шөгыльләнеп, төрле халык, төрле һөнәрче, алар җитештергән төрле тауар-мал-хәзинә белән кызыксынуы, таныш-белешенең ишле булуы, шул максатта бүтән телләрне дә үзләштерүе; аннары татарның Русиянең барлык төбәкләрендә генә түгел, бөтен дөньяда чын-чыннан төпләнеп яшәвендә, кайбер галим-голәмә язганча, татар күпчелек урында диаспора түгел, ә төп халык.

Бу – аның шушы төбәк (табигате, тарихи шартлары һ.б.) белән бәйле рәвештә тел үзенчәлекләрендә дә чагыла. Татарның шушылай төрле төбәкләрдә яшәп тә бер милләт үзаңы, бер тел белән яшәве аның бүтән халыклар, милләтләр белән табигый аралашуы, бүтән телләргә дә игътибарлы, ихтирамлы булуы аның алынмаларга, башлыча, уңай мөнәсәбәттә булуы, шуңа күрә дә, синонимнарының да шул хисапка да ишәюе уңай фактор саналырга тиештер. Уйланган мәгънәгә тәңгәл чараны сайлап алу мөмкинлеге бар да, тик менә...

Яшәеш һәрчак каршылыктан торган кебек, бу юлы да сөйләм оештырганда күп арасыннан берсен, нәкъ тәңгәлен сайлап алу җиңел түгел икәнен һәркайсыбыз көндәлек кичереп торабыз. Әйтик, иртән эшкә килеп, хезмәттәшләрең белән исәнләшү ихтыяҗы тууга ук кыенлыкка юлыгасың – исәнләшү мәгънә- төшенчәсен белдерә торган сүз берничә бит: исәнмесез, исәннәрмесез, исән-саумысез, саумысез, хәерле иртә, әссәләмөгаләйкем... Хезмәтең урынына, џөнәреңә, гадәт-традиция, мөхиткә, ситуациягә карап та, хис-тойгы белдерү ихтыяҗына карап та исәнләшү сүзе үзгәрү ихтималы бар: нихәлләр, сәлам, арусызмы, сәламәткенәмесез, исән торамсыз һ.б. Вакыт-вакыт гади укучыга да, кыенлык килеп чыкканда, фәнгә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шөкер, татар лингвистикасында да синонимия үзенә бер тармак булып күптән инде яшәп килә – үз белгечләре бар, фәнни хезмәтләр язылган, калын гына синоним сүзлекләре басылып чыккан.

Кыскасы, сөйләмдә синоним куллану мәсьәләләрен хәл итәргә фәнни тәҗрибәбез аз түгел, өйрән, төпчен, белгечләр белән эшлекле аралаш. Без инде, гадәттәгечә, бу төр чараларның сөйләмдә куллану үзенчәлекләрен, ягъни сөйләмият кыйбласында тәфсиллерәк ачыкларга омтылырбыз. Телдә бер мәгънәгә (мәгънә төсмеренә) берничә мәгънәдәш (синоним) сүз (һ.б. чаралар) берегүенең нигез сәбәпләре, башлыча, ул сөйләм мотивлары: – Сөйләм иясенең (С.И.) һәм сөйләм адресатының (С.А.) төрле (яше, холкы-фигыле, җенесе, һөнәре, яшәү урыны) булуы; сөйләм ниятенең (С.Н.) төрле (рәсми хәбәр, көлү-шаяру, сыктау-зарлану, нәфрәт-төрттерү һ.б. хисле сөйләм) булуы; сөйләм шартының (С.Ш.) төрле (әйтү, язу; сәхнә, радио, телевидение, җанр төре һ.б.) булуы. Аңлаешлы, үтемле сөйләм барлыкка килсен өчен, әйткәнебезчә, сөйләмнең нигез ташы – менә шушы сөйләм мотивына бәйле рәвештә мәгънә төсмере, хис төрлелегенә тәңгәл тел чарасын ( сүзләрнең һәм башка берәмлекләрнең) нәкъ үзен, анда да башка авторлар кабатламаганын, үзгәрәген эзләп табу.

Әмма моны гамәлгә һәркем җиңел генә ашыра алмый. Менә радиода бер укучы бала үзе язган әкиятен сөйли. Песи турында. Ул төрле хәләттә тасвир ителә, кешенең аңа карата төрле хисе (уңае да, тискәресе дә) белдерелә. Бала беткәнче мәче диде, песи кәлимәсен искә дә алмады. Ә контекстта моңа ихтыяҗ бар иде. Канәгатьләндерергә татар теленең мөмкинлеге дә җитәрлек – (синоним сүзлегендә генә: мәче, мачы, песи, мияубикә, мыраубикә һ.б,), конкрет мәче турында сүз барганда аның исеме, кушаматы да әлләкүпме төрләнә ала (безнең күршенең мәчесен ярты авыл “Актәпи” дип атый). Әйдә, күнегүләрне нәзәри кагыйдәләр белән беркетә барыйк әле. Уйланыр өчен мисаллар: Бер җырда, әнә, бөрлегәнне җимеш диде, шуннан соң ук җырланганында виноград-йөземне җиләк диде.

Димәк ки, бу төшенчәләрне синоним дип ялгыш уйлаучылар аз түгел; Мондый төр ялгышлыкларны үткән язмаларда китергәләгән идек инде, тезиска ярашлы булганга күрә, кабатлыйбыз: Газетта баланың уңай сыйфаты итеп итәгатьле эпитеты алынган. Чыннан да, ул сүзлектә әхлаклы, тыйнак, тотнаклы, тәрбияле, тәртипле ... (тагын 13 сүз) рәтендә (Ш.С.Ханбикова, Ф.С.Сафиуллина. Синонимнар сүзлеге, Казан, “Хәтер”, нәшр.,1999). Тик бу контекстка итәгатьле туры килеп бетми бит. Укучы балага карата. Итәгатьленең семантик нигез мәгънәсе – ул Аллаһыга буйсынучы, ягьни бу сүздә буйсыну төсмере барыбер өстенлек итә, аны бу рәттәге мәгънәдәшләре белән (мәсәлән, тәртипле, әдәпле) тиң дип санау дөрес түгел. Синонимнар арасыннан шушы контекстка иң тәңгәле сайланылмаган очракларны анализлагыз әле: Машина йөртүче үлде, дүрт пассаҗир һәлак булды (Татарстан радиосы); Монда борчылырлык нәрсә – бермәгънәле (синоним) сүзләрдән берсенең пассивлануы. Моңа юл куярга ярамый. Үткән язмаларның берсендә без моны артык, күбрәк мисалында ачыклаган идек.

Үзегез менә бу мисалларны ничек бәяләр идегез? “Бу авылдан сугышка 130дан артык кеше киткән, 120 дән артык кеше һәлак булган (Яңа гасыр. 29 июнь, 2017); Телне табигый тоемлаучылар күбрәкне куллана. “Бу – узган елгы белән чагыштырганда дүрт кешегә күбрәк (Татарстан радиосы, 6 август, 2017); Анда тискәре мәгънә төсмере юк. Шулай да санга хас төгәллек җитеп бетми кебек. Тел бит башка чараларга да бай; кушымча бар (130 лап), мөнәсәбәтлек бар – 130 тирәсе (чамасы). Дәрвишләр бистәсендә мәктәп театрын оештырган укытучы: “Театрга 60–63 бала йөри”, диде. Иң хәерлесе, артыкны нәкъ үз урынында куллану инде: Җәвит Шакиров җырлый: Картлык килер дип кайгырмыйм артык...; Кыз баланы артык күрмәгез (җыр); “Дөрес яшәү рәвеше алып бару”. Бу җөмләдәге биш сүзнең өчесе артык: “Дөрес яшәү” җиткән (Р.Юсупов). Синонимга сизгерлекне, башлангыч белемне, куллану нечкәлекләрен мәктәп өйрәтергә тиеш.

Программа, дәреслекләрдә, уку кулланмаларында синонимга байтак урын, аларны өйрәнергә шактый вакыт бирелгән. Тәҗрибә дә туплана килә. Темага игътибар итәргә кирәклекне методистларның да искәртүе – хупларлык фалдыр. «Татар теле методикасы», китабыннан укыйбыз: «Бәйләнешле сөйләмдә күп сүзне икенче бер сүз белән алыштырып әйтергә була. Мәгънәдәш булып та, бөтенләй үк тәңгәл килмәгән бу сүзләрне (синонимнарны) абайлап, шушы җөмләгә, текстка шуларның кайсы бик туры килгәнен аңлап кулланырга, ягъни сүзләрнең сурәтләнгән чынбарлыкны, уйны дөрес чагылдырганын сайлый белергә кирәк... Укучы җөмлә төзегәндә бирелгән ике-өч синоним эченнән тиешлесен сайлап ала белә икән, ул иң гади стилистик эш башкарган була...» (Вагыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы. Казан: Тат.кит.нәшр., 1975.– 558 б.). Йа, афәрин, бик тә дөрес фикер, бик кирәкле методик тәкъдим.

Тик менә... кирәген кирәк тә, ә ничек, нинди алым, тәртип белән эзләргә соң? Шөкер, кулланмада, махсус максат куеп булмаса да, моңа да омтылыш ясала. Менә болай диелгән: «Синоним өстендә эшләү шуның өчен әһәмиятле, чөнки алар... (Гафу ит, хөрмәтле укучым, цитатны өзәм, алда әйтеләчәк фикергә көчлерәк диккать итүегезне үтенәм); әйе, цитатны дәвам иттерәм: чөнки алар: а) сөйләмне төрләндерә (сочинениеләрдә җөмлә саен бер үк сүзләрнең кабатланып торуы бетә); б) сөйләмдә төшенчәне, уйны төгәл белдерергә ярдәм итә...». Тулаем алганда фикер, тәкъдимнәр дөрес, кирәкле булса да аларны бәян итү, санау тәртибе дөрес түгел –синонимның иң төгәлен табуның беренчел бурычы-функциясе ул – кабатлауга юл куймау түгел, ә мәгънә күләме ягыннан иң тәңгәлен табу.

Дөрес, кулланмада алга таба моңа аерым тукталыныла. Болай диелә: «Баланың сөйләмен баету, иҗади сөйләү (язу) өчен, соңгысы аеруча әһәмиятле. Биредә сүзнең бу моментта иң кирәклесен сайлый белү сәләте сурәтләп күрсәтергә теләгән чынбарлык укучы сөйләмендә ни дәрәҗәдә дөрес һәм оста чагылган булуга, кешедә нинди хисләр уята алу көченә карап билгеләнә...» (Вагыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы. Казан: Тат.кит.нәшр., 1975.– 558 б.). Тагын бер мәртәбә афәрин, бик дөрес нәтиҗә! Тик ул әһәмияте ягыннан икенче булып әйтелә, беренче урынга, әйткәнебезчә, кабатлаудан котылу бурычы-функциясе куела. Методистлар шулай билгеләгәч, укытучылар да шулай укыта, укучы да шулай хәтерләп кала. Яшь хәтергә сеңгән мәгълүмат, күнекмә мәңгелек бит ул! Бер язмабызда телгә алган редакторыбыз яшь авторны «сыер савучы» дип ике тапкыр яздың бит инде, «савымчы» сүзе юкмыни, «аш пешерүче»не дә кабатлама «пешекче» бар бит, дип тинтерәтә. Үзе тәкъдим иткән сүзләрнең автор әйтергә теләгән төшенчәдән төгәллек ягыннан кайтыш икәнен уйлап та бирми. Кабатласын! Тик иң башта мәгънә төгәллегенә хилафлык килмәсен!

Инде беренче бурычы үтәлмичә торып кабатлый икән, монысы, әлбәттә, начар. Менә кулымда Вахит Хаковның «Татар әдәби теле (Стилистика)» китабы. Синонимга менә нинди билгеләмә бирелгән: «Синонимнар сөйләмнең төгәллегенә ирешүдә, эчтәлекне ачуда әһәмиятле урын тота. Әгәр мәгънәне берничә мәртәбә бер үк сүз белән кабатлый башласаң, сөйләмнең яңгырашы кими, коры чыга, ул тыңлаучы тарафыннан теләп кабул ителми, сөйләмдәге матурлык, аһәң дә югала, уңышсыз кабатлаулар барлыкка килә. Моннан котылу юлы – телдәге мәгънәдәш сүзләр хәзинәсеннән оста файдалану. һәр сүзнең үзенә генә хас мәгънә төсмере була» (Хаков Вахит. Татар әдәби теле. Стилистика. Казан: Татар.кит.нәшр., 1999.– 1О7–113 битләр). Күренә ки, фәндә мәктәп методистларына, укытучыларга бу өлкәдә гамәли дөрес юнәлеш тотар өчен, ягъни мәгънә=сүз тәңгәллегенә ирешү ачкычын булдыру өчен нәтиҗә, тәкъдимнәр бар, аларны эшкә җигәргә генә кирәк.

Тормышыбызда бу юнәлештә сораулар туып кына тора: Әнә хөрмәтле радиобыз бер тапшыруда гына: Газиз тыңлаучылар! Хөрмәтле тыңлаучылар! Мөхтәрәм тыңлаучылар! диде (Азатлык,1990, 9 сент.). Ә тыңлаучы, укучы мондый “төрлелеккә” ничек карый икән соң? Үзем дә Татарстан радиосында “Тел күрке – сүз” тапшыруында мөрәҗәгать чараларын төрләндерергә тырышам бит.Тыңлаучым нинди фикердә икән? Бергәләшеп уйланыйк соң, фикер-тәкъдимнәребезне уртаклашыйк.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса