Җәмгыять

Ана капиталы озайтылырмы?

2007 елдан гамәлгә кергән ана капиталы күп гаиләләр өчен уңайлы булды.

Әлмәт районында гына да 11 меңнән артык гаилә әлеге капиталны кулланган инде. Тагын күпләргә әлеге зур бәхет елмаерга тора. Программаның уңышлы гына тормышка ашырылып баруы соңгы елларда Әлмәттә балалар туу санын да арттырды. Без - әлеге күрсәткеч буенча лидерлар рәтендә барабыз. Узган елда Әлмәт районында 3 меңнән артык бала дөньяга килгән. Бу - соңгы 20 ел эчендә иң зур күрсәткеч булып тора. Быел исә 1531 бала якты дөньяга аваз салып, ата-аналарын куандырган.

Реклама

Ана капиталы 2017 елга кадәр гамәлдә булачак. Әмма бу аз керемле гаиләләр 2017 елдан соң дәүләт ярдәменә өмет итә алмый дигән сүз түгел. Ана капиталын озайтырга һәм акча түләү системасына үзгәрешләр кертергә мөмкиннәр дигән имеш-мимеш тә йөри. Алда ни буласын вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ана капиталы озайтылырмы?
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять