Алсу тамашачылары каршына макияжсыз чыккан
33 яшьлек өч бала анасының үз-үзен карарга да вакыты юк микәнни?
2016 елда өченче тапкыр әни булган Татарстанның атказанган артисты Алсу интернет челтәрендәге рәсми битендә макияждан башка төшкән фотосын урнаштырган. Күпчелек кулланучылар фикеренчә, табигый матурлык җырчыны бизи генә. Күпсанлы комплиментларга өстәп, Алсуның җанатарлары косметика аңа хәтта яшь тә өсти дип белдергәннәр. Инстаграм челтәрендә куелган фотосурәттә Алсу энесенең хатыны - дизайнер Юлия Сафина белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа